Тирә-якның матурлыгын тоеп яшиләр
Әгерҗе авылында гомер итүче Сәлаховлар гаиләсе ел әйләнәсенә табигать кочагында ял итә белә.
Тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп Рафаэль абый белән Рузилә апа чаңгыда да, балык тотуда да, тауларда җәяүләп йөрүдә дә бергә. Ике уллары Салават белән Булат Казаннан ялга кайтсалар, бөтен гаилә белән чыгып, рәхәтләнеп йөреп кайталар. Якын-тирәдә алар белмәгән, алар булмаган урман, кырлар, таулар юктыр дисәм ялгышмамдыр. Ә элеккеге яшелчә бакчасын, “Коры елга”, “Тирән чокыр” дип аталучы урыннарны алар биш бармаклары кебек беләләр. Улым Рияз да гел абыйлары белән бергә ял итә, ул да табигатьне бик ярата, күңелле итеп футбол, хоккей да уйныйлар. Матур мизгелләрне сурәткә, видеога төшерү өчен махсус көчле фотоаппарат та алганнар. Урманда җиләкне чиләкләп, оста, тиз җыялар, гөмбәнең һәр төрен белеп эшкәртәләр. Нинди генә файдалы үләннәр юк аларның чоланында! Җентекләп өйрәнеп, берәмтекләп эш итәргә вакыты да, теләге дә кирәк бит әле! Бакчаларында да җаның теләгән җиләк-җимеш, яшелчә табарга була. Алардагы кебек көзге муллык бик сирәк кешедә буладыр ул! Табигать хәзинәләреннән төрле кайнатмалар, каклар әзерли Рузилә апа. Кышын да шул җимешләрдән берсеннән-берсе тәмле пироглар пешерә. Ә күз явын алырлык чәчәкләр?! Искитмәле, нинди генә төрләре юк! Сәлаховлар икесе дә игелек ияләре, сәламәтлек саклау өлкәсендә намуслы хезмәт куялар. Рафаэль абый – теш ясаучы техник-стоматолог, Рузилә апа дистә еллар санэпидстанциядә эшләде. Менә шундый тырыш, табигать сөючән, ачык күңелле, ярдәмчел гаилә алар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев