Соклангыч хезмәт династияләре – Азнакайның байлыгы ул
Хезмәт династияләре – һәр оешма-предприятиенең терәге генә түгел, гомумән, районыбызның чын байлыгы да
Узган атнада төрле тармакларда хезмәт куйган, районыбызның иң күренекле гаиләләре шәһәрнең Мәдәни үзәгенә җыелган иде. Әлеге гаиләләр барысы да бер йодрык булып, нәселләре белән бер хезмәткә, бер һөнәргә тугры булып яшиләр. Гаилә елына багышланган әлеге чарада катнашучылар арасында әби-бабайлары, әти-әниләре сайлаган хезмәт юлын дәвам итеп, тамырлары бик тирәнгә – йөзәр еллар белән исәпләнгән хезмәт юлы үтүче нефтьчеләр, укытучылар, игенчеләр, мәдәният хезмәткәрләре дә бар иде. Данлыклы Чанышевлар нәселен районыбызда белмәгән кеше юктыр. Киләчәккә һөнәр сайлау соравы килеп тугач, Чанышевларның балалары, оныклары артык озак уйланып тормый. Аларның һәрберсе әти-әни юлын дәвам итүдән дә яхшысы булмаячак, дигән фикердә. Нефтьчеләр династиясенең гомуми хезмәт стажы инде 287гә җиткән.
Кендекләре белән җиргә берегеп, туган авыллары Таллы Бүләкнең үсешенә, аның яшәешенә зур көч куйган Мотыйгуллиннарның да хезмәт династиясе берничә буынны берләштерә. Аларның авыл хуҗалыгы тармагында бергә көч куюларын исәпләсәң, 276 елдан да артып китә икән. Закировлар-Камалетдиновлар гаиләсендә дүрт буын үзләрен иң изге һөнәрләрнең берсенә – укытучы һөнәренә багышлаган. Аларның һөнәри стажы – 176 ел! Каюмовлар-Зәйдуллиннар — гомерләрен шулай ук балаларга тәрбия, белем бирүгә багышлаган матур гаилә үрнәге. Династия әгъзаларының гомуми хезмәт стажы 143 ел тәшкил итә. Сәлифовлар да мөгаллимнәр нәселе. Берничә буынны берләштергән, укытучы исемен горур йөрткән Сәлифовларның бүгенге көнгә 146 еллык гомуми хезмәт стажы бар. Шәймөхәммәтовлар да буыннар бәйләнешен бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Укытучыларның хезмәт стажы – 198 ел. Шакировларның барысы да диярлек сәнгатькә гашыйклар. Бүген инде балалары, оныклары да әбибабайлары юлыннан китеп, районыбызда уздырылучы мәдәни чараларның йөзек кашы булып торалар. Чарада катнашкан гаиләләрне тәбрикләп, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов аларга иң изге теләкләрен җиткерде. – Һәр гаилә – районыбыз тоткасы ул. Бүген бирегә җыелган гаиләләребез дә үзләре эшләгән урыннарда фидакарь хезмәтләре белән дан казанучылар. Ата-ананы хөрмәт итү, аларның тәҗрибәсен кабул итеп алу, тирә-юньдәге кешеләргә игътибарлы караш, ярдәмчеллек — болар барысы да әлеге династияләрне бизи торган төп сыйфатлар. Районыбызда мондый үрнәк гаиләләр күбрәк булсын иде, – диде җитәкче. Һәр нәсел үзләренең вәкилләре белән таныштырганнан соң, монда “Йөзгә бер” интеллектуаль-күңел ачу уены башланып китте. Ике командага бүленгән уенчылар гаилә кыйммәтләренә багышланган сорауларга җаваплар бирделәр. Әлеге чарада катнашкан һәр гаилә бүләкләр белән генә түгел, күтәренке кәеф белән дә китте. – Әле мондый кызыклы чарада катнашкан юк иде. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган, бик ошады, бик зурладылар. Бирегә килгән династияләрнең һәркайсы уникаль. Төрле буын кешеләре, аларның кабатланмас тормыш тарихлары белән таныштык. Мондый бәйрәмнәр дәвамлы булсын иде, – ди Туйкәдән Фаяз ага Зәйдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев