Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Үрнәк гаилә – ил терәге

Мин лейка күтәреп йөрмим

Актүбәдәге Девонская урамында урнашкан Гыймаевлар хуҗалыгына аяк басу белән, мондагы матурлык, тәртипкә шаккатасың – 15 сутыйлык җирнең һәр почмагыннан күңел җылысы бөркелеп тора.

Мәхәббәт һәм кайгырту җимешләре

Койма буена ук тезеп утыртылган чәчәкләр яныннан узуга, безне капкада кызыклы язу каршылый: «Сак булыгыз, этебез усал түгел, хуҗабикә генә». Ә аннан соң – шул хуҗабикәнең көче белән тудырылган матурлык патшалыгы: өрми-тешләми торган эт сыны, күпсанлы керпеләр, гөмбәләр, әкияти геройлар, фонтанлы сулыкта «йөзеп йөрүче» үрдәкләр гаиләсе, һәм чәчәкләр, чәчәкләр, чәчәкләр... 

Ләкин бу урынның төп могҗизасы – каралган ихата гына түгел, ә Айсылу белән Айрат тудырган гаҗәеп мөнәсәбәтләр. 

«Ирем – электрчы, – ди Айсылу «бу хәтле бакчаны ничек карап бетерәсез» дигән сорауга каршы. – Мин лейка күтәреп йөрмим, барысы да автоматлаштырылган!» 

Айрат, җаваплы нефть тармагында айлык вахталарда эшләсә дә, тормыш иптәше өчен бу патшалыкны карарга уңайлыклар ясарга вакытны табып тора. Автоматик сугару системасы, кичләрен ишегалдында тагын да могҗиза тудыручы искиткеч яктырткычлар – барысы да аның хезмәт җимешләре. 

«Бервакыт мангал өстенә бизәкләп «үрмәкүч оясы» ясарга уйладым, – дип сөйли хуҗабикә, тимерчыбыклар һәм баулардан эшләнгән ояга күрсәтеп. – Иремә әйттем дә, эшкә киттем. Үзең уйлагансың, үзең эшлә, дип калды ул. Ә кайтуыма барысы да әзер иде!» 

Хуҗабикә уйлый, ә ире тормышка ашыра, бергәләп матурлык тудыралар. Җәйге кичләрдә Гыймаевлар якыннары һәм дуслары белән бергә җыелып, иркен, уңайлы беседкада караоке җырлыйлар, ял итәләр. Шулай бервакыт дусты Айсылуну турбазага барырга өнди: 

– Нибары унбер мең ярым – анда бассейн да, бочка да бар, урын алмаштыру булыр! 

– Ул акчаны миңа гына бир, – дип көлә Айсылу. – Мин сиңа бочка да куярмын, мунчаны да төрледән-төрле себерке белән ягармын, рәхәтен күр! 

Чынлап та, өеңдә бергәләп тудырган шундый җәннәт барын-да, нигә соң кайдадыр барырга?! 

Ныклы тамырдан – ныклы нәсел 

Айсылу балачактан тырыш гаиләдә үсә. Кечкенәдән ул әнисенә кече туганнары – Айрат белән Айдарны кайгыртуда төп ярдәмче була. Атиләре, Мөдәрис абый, озак еллар ЦКППНда эшләгән, киңәш белән дә, эш белән дә бала-ларында һәрвакыт ярдәм итә. Йорт төзеп керүләрендә дә аның өлеше зур. Тормышта иң мөһиме – күнекмәләр генә түгел, ә гаилә – төп таяныч икәнен аңлатканнар алар. Әнисе, Фәния апа, ветеринария табибы, кызын кешелекле, ачык күңелле булырга өйрәткән. 

«Әни бакча эше буенча һаман да киңәшләрен бирә, аларны тик-токтан да табып кына тора, – дип көлә Айсылу. – Әле менә пластик торбада тишекләр ясап, асылмалы түтәл ясарга өйрәтте, ташкабакны кәбестә белән бергә утыртырга кирәк диде – корткыч күбәләкләрдән саклый икән».

Әбисе, әнисе кебек, медицинада үз юлын тапкан олы кызлары Айгөл, кияүләре Кирилл белән Самарадан кайткан саен, башта бакчаны әйләнәләр. Ел буена диярлек җимеш бирүче җиләкләрдән авыз итәләр. Кече кызлары, Ләйсән, быел мәктәпне тамамлаган, хокук, икътисад белгече булырга хыяллана, югары уку йортына керергә әзерләнә. Кышларын зур гаилә, бакча җимешләреннән әзерләнгән тәмледән-тәмле ризыклар тулы өстәл янында җыелып, җәйге хатирәләрне барлый. 

«Миңа бу үсентеләрне саткан әбиләрнең күбесе юк инде, – дип искәртә Айсылу. – Ләкин аларның чәчәкләре бездә үсә. Шулай итеп, кешеләр турындагы хатирәләр яши бирә, башкаларны сөендерә...» 

Бәхет – берүзең булмауда 

Әгәр берәр вакыт Девонская урамына барып чыксагыз, сез дә искәрегез әле. Монда, матур бер капка артында, музыка һәм фонарьлар яктысына кушылып чикерткәләр сайрый, тырыш хуҗаларның һәм аларның кунакларының көлгән тавышлары, ясалма буада фонтан шарлавыгы ишетелә... Мәхәббәт, ярату, ихтирам кебек төшенчәләрне сүз белән түгел, ә эш белән исбатлаучылар яши торган йорт ул. Алар бер-берсенә таяныч булырга кирәклеген яхшы беләләр. Чөнки әти-әниләр балаларын яшьтән төп нәрсәне өйрәтәләр: бәхет – бергәлектә, бердәмлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев