Ярдәмчел булу нәселдән килә
Диплом алып кына эшләргә өйрәнеп булмаган һөнәрләр бар дөньяда.
Кешеләрнең борчуларын үзеңнеке кебек сизүне, әйтелмәгәннәрне дә ишетә белүне таләп итә алар. Азнакай районының социаль яклау хезмәте ветераны Фәүзия Инсаф кызы Бакированы да азнакайлылар үз эшен йөрәге аша үткәрүче кеше буларак яхшы беләләр.
«Әбиләрнең башта котлары очты...»
– Авылларда өйгә хезмәт күрсәтүне башлаган вакытны яхшы хәтерлим. Шәһәр булекчәсеннән соң Актүбәдә, Вахитов, Тымытык авылларында оештырдык без бу эшне. Авыл главалары нык ярдәм итте, өй буенча йөреп, әбиләрне күндердек. Алар башта бик шикләнеп карадылар, ярдәмнән баш тарттылар... Ләкин соңрак үзләре үк соцработник сорап, кызларыбызның килүләрен көтә башладылар. Үз балалары кебек күреп, туганлашып беттеләр, эч серләрен уртаклашып яшәделәр, – дип искә ала Фәүзия Инсафовна, үткәннәргә кайтып.
Ул социаль хезмәт өлкәсенә 1989 елда килә. 27 ел белгеч, бүлек мөдире, соңрак «Өмет» үзәге директоры урынбасары вазыйфасында эшләү дәверендә беркайчан да тынып тормый. Яңа проектлар уйлап табу, авыр эшкә дә беренчеләрдән булып җиң сызганып алыну, ярдәмгә мохтаҗ булганнарның күңелен җылыту – болар барысы да аның көндәлек тормышы була. Ул оештырган «Замандаш» клубы – өлкәннәрнең очрашып, яшьлекләрен искә төшереп, серләшеп, ярдәмләшеп тору урынына әверелә. Колясочник-инвалидлар өчен зур автобуслар белән җәйге табигатькә сәфәрләр күбесе өчен чын бәйрәмгә әйләнә. Бөек Ватан сугышы ветераннарының тормыш юлларын барлап, фотоархив төзү, алар өчен бәйрәмнәр оештыру – бусы инде бөтен ил тарихына бәяләп бетергесез өлеш була. Бүген дә ТРның социаль яклау отличнигы Фәүзия Бакирова катнашыннан башка бер генә смотр, концерт, спорт очрашуы яки һөнәри бәйге дә үтми. Әле эш сәгате кергәнче, иртәнге биштә торып, элекке хезмәттәшләрен җиләккә-гөмбәгә, чаңгы юлына дә алып барып кайта ул.
Пенсияме? Ул бит паспорттагы сан гына
Фәүзия Инсаф кызы лаеклы ялга чыккач та, тик торуны белми. Ул – «көмеш волонтер», коллективның җаны, яшьләрнең остазы. Йорт тирәсен гөлбакчага әверелдергән оста бакчачы, ландшафт дизайны серләрен Өченче буын университетында өйрәнгән белгеч тә әле ул.
– Үз кулың белән булдырган матурлык та – кешеләргә зур ярдәм. Чәчәкләр, елмаю, эчкерсез сөйләшү – кайвакыт болар дарулардан да көчлерәк, – дип ышана Фәүзия ханым.
Гаиләсе – аның терәге һәм горурлыгы. Яңа Юлдагы иркен йортларында һәрвакыт тәмле ризык исе тарала, тормыш кайный, чын йөрәк җылысы саклана.
Тормыш иптәше Әсгать Бакиров – районда билгеле табиб. Кызлары Алсу әтисенең эшен дәвам итә – ДРКБда педиатр булып эшли. Уллары Азат та Әсгать Гусмановичның икенче хыялын тормышка ашырып – КАИда белгечлек алып, ныклы гаилә корып яши. Бакировларның җиде оныгы бар инде!
Әнисе Гөлфәния 85 яшенә җиткәндә дә туган авылы Үчәлледә үз гөлбакчасын үстерә. Тырышлык, тормыш дәрте, кешеләргә ярдәм итеп яшәү – нәселдән килә торган сыйфатлар шул...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!