Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Үрнәк гаилә – ил терәге

Догалы, иманлы, бәхетле нигез

Кәкре Елга авылында гомер итүче Фәһим Минһаҗев 90нчы җәен каршылый

"Заманың нинди – язмышың шундый", – ди халкыбыз. Әтиләре ил сакларга яуга киткәч сабый чагы урланган "бәләкәй солдатлар" кайсы гына өлкәдә эшләмәде икән ул заманнарда. Буыннары да ныгып бетмәгән балаларның һәр хезмәт көне үзе зур батырлыкка тиң.

Кәкре Елга авылында туып-үскән Фәһим Минһаҗев – сугыш чоры баласы. Әниләре берсеннән-берсе кечкенә биш баласын җитәкләп, сугышның беренче көннәреннән үк ирен яу кырына озата.

"Ишегалдына бик күп авылдашлар җыелган иде, ат арбасына утырып киткән әтиебез артыннан елап калганыбыз бүген дә күз алдында", – ди Фәһим ага.

Нәкъ бер елдан әтиләренең үле хәбәре килә. Шул елны берничә хатын-кыз белән берләшеп, әнисе Ярославльгә торф чыгару эшенә китә. Аларга кечкенә Фәһим дә иярә. Сугыш, ачлык, ялангачлык – ул еллардагы барлык балалар күргән авырлыклар. Фәһим агай аларны тыныч кына искә ала алмый:

"Ярославльгә поездда өч атна бардык. Ашарга бетте, әниләр туң май кимерәләр. Шул чакта чемоданнан ипи валчыгы җыеп ашаганым хәтердә. Андагы эшнең, тормышның авырлыгын сөйләп тору кирәкмидер", – ди ул.

Ике елдан алар авылга кайталар. Фәһим ага укудан бушанган арада, каникул чорында хуҗалыкта печәнен дә чаба, атын да карый, урак эшләрендә катнаша... Армия хезмәтеннән соң ул Бөгелмәдә шоферлык курсларын тәмамлый, колхозда эшли. Берничә елдан, шул чордагы бик күпләр кебек, ул да бәхет эзләп Ташкентка юл тота. Монда да техникадан, трактордан аерылып тормый. Чираттагы ялга авылга кайткан яшь егет гомерлек яры – Тәскирәне очрата. Озакка сузмый, ике яшь йөрәк бер сукмактан атлап, шатлыгын да, борчун да уртак итеп яши башлый. Туган як барыбер үзенә тарта. 1963 елда алар авылга кайтып төпләнәләр. Фәһим абый колхозда атлар карый башлый, аннан тракторга утыра, маллар симертүдә эшли, бригадир була.

Фәһим аганың рационализаторлык сәләтен дә әйтеп үтәргә кирәк. Үзе эшләгән чорларда кул эшен җиңеләйтү өчен нинди генә җайланмалар ясамый да, ниләр генә уйлап тапмый ул!

Кәкре Елгада мәчет төзү эшләре башлангач та, андагы барлык эшләрдә дә актив катнаша авыл уңганы. Ишекләр, капка ясау, койма тоту, су үткәрү дисеңме... берсеннән дә калмый. Аннан Кәбир хәзрәтнең ярдәмчесе булып тора, азан әйтә, авыл халкын дингә тартуда зур эш башкара. Гомумән, алар үзләре дә догалы нигездә гомер итәләр. Әти-әниләре, әби-бабалары да гыйлемле кешеләр була. Кәкре Елга авылында мәчет ачылганчы җомга һәм гает намазлары Минһаҗевлар йортында укыла. Дин тыелган чорда да картларның тезелешеп намазга баруларын авыл халкы әле дә хәтерендә саклый.

Минһаҗевларның балалары да: "Бабайларның тезелешеп намаз укыганнары, көр тавышлар белән яңгыратып азан әйткәннәре әле дә күз алдында тора", – ди.

Унике ел дәвамында авылда имам-хатыйп вазифасын башкарган Фәһим ага әле дә авылдашлары алдында хөрмәтле Акбабай. Бүген инде авылның Акъәбисе – Тәскирә апа белән алар әле дә биш вакыт намазын калдырмый, Аллаһка гыйбадәт кылып гомер итәләр.

Тәскирә апа үзе дә авылда уңганлыгы белән дан тоткан кеше. Гомере колхоз эшендә үтә, аның чәк-чәк, камыр остасы булуын да бик күпләр хәтерли.

"Мин күп эшкә әнидән өйрәндем", – ди әнә киленнәре Гөлгенә апа да.

Тату гаилә – бәхет нигезе

Тату гаиләдә Минһаҗевлар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Инде үзләре күптән әби-бабай булган ул-кызлары әле бүген дә әти-әниләре үрнәгендә, аларның киңәшен тотып гомер итә.

Гомумән, Фәһим абыйның да, Тәскирә апаның да акылына, зирәклегенә таң калырлык. Үзләре дә эш белән чыныгып үскән әти белән әни балаларына да хезмәт тәрбиясе биреп үстерәләр. Шушы яшькәчә матур "сакланып калу" серен дә: "Гомер буе эштән башканы белмәдек", – дип кенә аңлатты Фәһим абый.

"Безнең беркайчан да тик торган булмады, һәрчак нәрсә дә булса эшләдек, төзедек без. 'Эшләп кеше үлми!' – әтинең девизы шундый. Әти – бик сабыр кеше булса да, кирәк урында 'Юк' дип әйтә икән шулай була иде", – дип елмая кызлары.

"Шулай булырга тиеш", – дип җөпләп куя шул арада Тәскирә апа да. "Әни миңа һәрчак 'Иратны хөрмәт итәргә кирәк, ир хакы – Аллаһ хакы', – дип өйрәтте. Хатын-кыз ирен хөрмәт итә икән, гаиләдә беркайчан да тавыш булмаячак. Бер-беребезгә авыр сүз әйткәнне хәтерләмим дә, 63 ел алты сәгать кебек кенә үткән дә киткән."

Бу йорттан бервакытта да туган-тумача, күрше-тирә өзелмәгән, әле дә шулай. Ялларда онык-оныкчыкларның шат авазыннан ишегалды гөж килеп тора. Өч ел элек төпчекләре Ләйсән гаиләсе белән авылга кайтып төпләнгән. Тормыш иптәше Ядкәр белән бөтен җирне төзекләндереп, ялт итеп тоталар.

"Әти-әни исән булганда, әле без үзебезне һаман да бала итеп хис итәбез. Берүк исән генә була күрсеннәр. Инде кырларында сеңлебез булгач, безнең дә җаныбыз тыныч, әти белән әнине бәхеттә яшәтәләр, рәхмәт аларга", – ди кызлары Фәнзия.

"Күпне күрдек, күпне кичердек, инде картлыгыбыз рәхәттә, бәрәкәттә үтә. Ходай Тәгалә сәламәтлектән, аермасын, балалар, онык-оныкчыклар белән белән бик матур гомер кичерәбез, Аллага шөкер", – ди 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Фәһим ага Минһаҗев.

Догалы, иманлы нигездә башкача була да алмый торгандыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев