Тынгысызның тырышлыгы эшеннән күренә
Бүген юлчыларның күпсанлы армиясе – шул исәптән Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесе хезмәткәрләре дә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Без бүген барыбыз да чиста, уңайлы, такыр юллардан йөрергә күнеккән. Районыбызда асфальт юлга тоташмаган бер генә авыл да юктыр. Урам эчләренә дә таш юллар түшәлә, төзекләндерү эшләре алып барыла. Мондый уңайлыкларны юл хуҗалыгы хезмәткәрләре тудыра. Юлчы булып эшләү — җиңелләрдән түгел. Эш көне кара таңнан башланып, кич белән генә тәмамлана, эссе кояш астында да, җил-яңгырда да, кар-буранда да эшләргә туры килә аларга. Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесе карамагында 253 чакрым юл исәпләнә. Предприятие җитәкчесе Рөстәм Девликамов белдергәнчә, ел саен төзелеш буенча эш күләме арта бара. Юлчылар быел гына да авыл җирлекләрендә һәм яңа микрорайоннарда дистәләгән чакрымнан артык таш юл түшәгән.
— Юл салу һәм төзекләндерү сезонында оешманың һәр хезмәткәре эш белән мәшгуль, бөтен көчләрен куеп, намус белән эшлиләр, — ди ул. Юл мастеры Әнвәт Заһитов биредә бишенче елын эшли Митрәй авылы егете ул. Мәктәптән соң Әлмәт политехника техникумының төзүчелек факультетын тәмамлый. Аннан югары белем ала. Лаеклы ялга чыкканчы үзе сайлаган һөнәренә тугры калып, төзүче булып эшли ул. Гомер буе җаваплы вазифаларда хезмәт куйган җитмеш төрле һөнәр иясе пенсиягә чыккач та кул кушырып утырмый: яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесенә эшкә урнаша. Иртә яздан кара көзгәчә яңа урамнарга юл салу белән мәшгуль алар.
— Быел Монолит микрорайонының Южная, Светлая, Яңа Юлның ТАССРның 100 еллыгы, шәһәрнең Мәрҗани, Киров урамнарында, Сәпәй, Әлкәй, Илбәк авыл җирлекләрендә зур күләмле эш башкардык. Юлчы хезмәте — авыр булса да, бик игелекле һөнәр ул. Төзелгән яки ремонтланган һәр сантиметр юлда — юл хуҗалыгында эшләүче һәркемнең фидакарь хезмәте ята, — ди Әнвәт Заһитов. Кирәк икән, кулына көрәген дә ала, техникасына да утырып чыгып китә юл мастеры. Тормыш иптәше Зөһрә апа белән ул һәм кыз үстереп, аларны башлы-күзле иткәннәр. Бүген балдан татлы өч оныкларын сөяләр Заһитовлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев