Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы, «Һөнәр иясе»

Татарстан Республикасы ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш визиты белән Азнакай районында булды

Ул район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов һәм башкалар озатуында районда урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.

“Союз-Агро” хуҗалыгының “Актүбә” төбәк җитештерү комплексы басуында игенчеләр белән очрашып,  районыбызда матур традициягә әверелгән алдынгы игенчеләргә сертификатлар тапшыру, хөрмәтләү чарасында катнашты, кырыс табигать шартларына да карамастан, тырыш хезмәтләре өчен игенчеләргә олы рәхмәтен  белдерде. Ул шулай ук игенчеләрне республика күләмендә урып-җыю эшләре барышы белән дә таныштырды. Республика басуларында 74 процент урып-җыю эшләренең башкарылуын, әмма эшлисе эшләрнең дә бик күп булуын ассызыклады.

Делегация вәкилләре Мәлбагыш авылында 3D – принтер инновацион технологиясе ярдәмендә төзелгән һәйкәл, “Мәллә” иҗтимагый-мәдәни үзәге белән таныштылар, Мәлбагыш мәктәбендә клон үсемлекләр үстерү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, Актүбә бистәсенең инновацион объектларында булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев