Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы, «Һөнәр иясе»

Кулында ут уйната

Җәүһәрия Шәрипова

Ир-ат үз гомерендә өй салырга, ир бала үстерергә, агач утыртырга тиеш, диләр. Өй дә сала, ир бала да үстерә, агач та утырта ул. Сүзем әнә шундый фидакарь райондашларымның берсе – Сирень Зәйнуллин турында.

Сирень Кәкре Елга авылында дөньяга килә. Кечкенә чактан ук техникага тартылып үсә малай. Авыл мәктәбен тәмамлап, кулына өлгергәнлек аттестаты белән беррәттән, авыл хуҗалыгы техникасы йөртерлек таныклык та алып чыга һәм елдан артык туган колхозында Беларусь тракторында эшли. Яше җиткәч, егетне Совет Армиясе сафларына озаталар. Волгоград өлкәсендә ике ел солдат хезмәтен үтәгәннән соң, янә туган авылына кайтып, яраткан эшен дәвам итә Сирень. Әле эшләү белән беррәттән, Азнакай шәһәрендәге ДОСААФ оешмасына укырга йөреп, шофер һөнәренә таныклык ала һәм авылдагы “Мелиорация” участогына шофер булып эшкә күчә.

Шәһәргә күчкәч, Сирень Зәйнуллин ДПМКга эшкә керә, анда озак еллар дәвамында автогрейдерда эшли. ДПМК ябылгач, ул автомобиль юллары идарәсенә күчә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. Тау чаклы грейдерда ничә км юллар узмаган да, ничә км юллар салмаган. Аның механизаторлык стажы – 46 ел. Әле лаеклы ялга чыккач та, яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесенә (МППБиО) кышкы чорда шәһәрне кардан чистарту техникасында эшләргә чакырып торалар үзен. Әнә шулай тынгысыз Сирень Әсгать улы җиденче дистәсен тутыруына карамастан, яшьләргә тиң җитезлеге белән һаман сафта. Фидакарь хезмәте өчен бик күп Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән сүзләр Сирень Зәйнуллинга туры килеп тора. “Кулында ут уйната, безнең Сирень абый”, – диләр хезмәттәшләре дә аның турында.

Гаилә – бәрәкәтле тормышның асылы. Азнакай шәһәрендә иңне-иңгә куеп, матур, тыныч тормыш кичерүче гаиләләр бик күп. Зәйнуллиннар гаиләсе – шундыйларның берсе. Ир – гаиләнең ныклы терәге булса, хатын-кыз шул гаилә учагының утын сүндермичә саклаучы зат. Сирень үзенең гомер юлдашы – Тәгъзимәне туган авылында җәй көне ындыр табагында очрата. Кыз авылга вакытлыча эшкә килгән була. Елга якын очрашып йөргәннән соң, яшьләр өйләнешеп, тормыш корып җибәрәләр, Азнакай шәһәренә күчәләр. Тигез, матур гаиләдә бер ул, бер кыз үстерәләр, хәзерге көндә җиде оныкның яраткан әби-бабасы алар. Ачык йөзле, кунакчыл Зәйнуллиннарның өенә туган-тумачаларның эзләре дә бер дә өзелеп тормый. Яшь буынга шушындый олуг шәхесләрдән, матур гаиләләрдән үрнәк алып яшәргә язсын, дип тәмамлыйм язмамны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев