Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Игенчеләр язгы чәчүгә әзерләнә

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә комиссия хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.

Бүгенге көндә хуҗалыклар техниканы ремонтлап-көйләп бетерү, элиталы орлык, ашлама, ягулык-майлау материаллары сатып алу кебек эшләр белән мәшгуль.

“Быел  яз иртәрәк килә. Район буенча техниканың әзерлеге яхшы. Республикада беренчеләрдән булып көзге культураларга һәм күпьеллык үләннәргә ашлама кертүне башладык. Булган сораулар буенча без үз ягыбыздан ярдәм итәчәкбез. Еллар матур килеп, чәчүне вакытында сыйфатлы итеп башкарып чыгуга бар көчне куярга кирәк”, – диде Марсель Шәйдуллин.

Рейд барышында хезмәт иминлеге мәсьәләләре дә игътибардан читтә калмады, хуҗалыкларга нинди ярдәм кирәклеге ачыкланды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматлары буенча, “Азнакай” агрофирмасы һәм “Союз-Агро” җәмгыяте басуларында 16 мартка 50 гектарда көзге бодай һәм 374 гектарда күпьеллык үләннәр тукландырылган.

“2023 елда район буенча году 11,9 мең гектрада көзге культураларны һәм 17,8 мең гектарда күпьеллык үләннәрне тукландыру бурычы тора”, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җиткәчесе Рамиль Исламов.

Язгы кыр эшләренә әзерлек турында тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев