Азнакайның «Марс» хуҗалыгы хезмәтчәннәренә сертификатлар тапшырылды
НИЧЕК ЯШИСЕҢ, АВЫЛ ? /авыл хуҗалыгы /

Азнакайның «Марс» хуҗалыгы хезмәтчәннәренә сертификатлар тапшырылды

Бүген район җитәкчелеге, ветеран игенчеләр Кәкре Елга басуларында урак барышы белән танышты.

«Марс» —   районда алдынгы хуҗалыкларның берсе. Алар чәчүгә дә, урып-җыюга да районда беренчеләрдән булып керешкән иде. Бүген дә эшләр биредә кызганнан-кыза бара.

Марслылар уракның 50% күләмен тәмамлап киләләр. 1000 гектар мәйданда арпаны суктырганнар. Уртача уңыш гектарыннан 32-33 центнер тәшкил иткән. Бүгенге көндә борчакны суктыралар, уңышы шулай ук яхшы. Барлыгы 4 комбайн, 8 машина эшли.

Бүген биредә хуҗалык алдынгыларына, комбайнчы-шоферларга, ашарга пешерүчеләргә, ындырда хезмәт куючыларга акчалата премияләр — сертификатлар тапшырылды. 

Уңыш яхшы, ипи бар — игенчеләрнең кәефе дә күтәренке. Булган ашлыкларны югалтуларсыз вакытында җыеп алу — бүгенге көндә төп бурыч.

Тулырак —  газетабыз битләрендә.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев