Азнакайлыларның чәчүгә әзерлеге уңай бәяләнде - ФОТО һәм ВИДЕО
Бүген районыбызда республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында техниканың язгы чәчүгә әзерлеге тикшерелде.
– Азнакайда техника яхшы әзерләнгән, көчле егәрле тракторлар, орлык чәчелешен контрольдә тоту системасы булган чәчү комплекслары күп. Башка районнардан аермалы буларак, җир дә алданрак кардан ачылган, механизаторлар тырмалау эшләренә керешкәннәр, – дип министрлыкның әйдәр советнигы Илнур Гарипов районга уңай бәя бирде.
Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов механизаторларга рәхмәтен белдереп, язгы чәчүне вакытында һәм исән-имин башкарып чыгуларын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев