Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азнакайның “Парус” базасында җәй хозуры

Азнакай – туристлар өчен гаять рәхәт, ямьле, иркен төбәк.

Аның горур Чатыр тавы, яшел тугайлары, моңлы урманнары, җиләкле аланнары үзе генә дә ни тора!

Шәһәребез янәшәсендә генә урнашкан “Парус” спорт һәм күңел ачу базасы ял итәр өчен менә дигән урын булып чыкты. Биредәге хозурлыкны без, маяклылар да күреп, бик яхшы ял итеп кайттык.

Биредә шашлык, аш пешереп, уңайлы өстәлләр артында сыйланып алганнан соң урман эченә юл тоттык. Биләмә хуҗасы Мирсәлим Гатауллин безгә экстремаль спорт серләрен ачып, чыдамлык, җитезлек, эрудицияне сынатып алды. Тим-билдинг гәүдәләрне яздырып, тагы да дәрман өстәде.

Кошлар җырына күмелгән урман җырлатып, шигырьләр сөйләтеп сихри халәттә дә йөртте әле.

Мондагы рәхәтлеккә өстәп, үз тәкъдим, эшлекле фикерләреңне дә  гамәлгә кертеп була икән. Фантазияң генә эшләсен. Менә бит, ял итү, бар яклап чыныгу, үсеш алу, сыналу өчен үзебезнең Азнакайда нинди бай мөмкинлекләр бар. Файдалана белергә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев