Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай җитештерүчеләре халыкка үз товарларын тәкъдим итте

Бүген «Шифа” сәүдә үзәге каршындагы мәйданда “Азнакайда җитештерәбез” дигән күргәзмә-ярминкә узды.

Анда үз районыбызда икътисадның төрле өлкәсендә товар һәм продукция җитештерүчеләр катнашты. 
Араларында “Нефтемаш”, “Спецмаш” заводлары, “Азнакай киемнәре” кебек эре сәнәгать предприятиеләре дә, урта һәм кече эшмәкәрләр дә, шәхси хуҗалыклар да бар иде.
Алар халыкка үз товарларын тәкъдим иттеләр, шулай ук биредә эш урыннары белән танышырга да мөмкин иде.
“Районыбызда сәнәгать, авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшләүче предприятиеләребез бик күп. Эшмәкәрлек буенча да матур итеп эшне алып барабыз, сәнәгать мәйданчыкларында яңа эш урыннары булдырабыз. Авыл хуҗалыгы юнәлешендә кооперативлар ачыла. Халык әле күбесен, нинди товар җитештерүләрен белми. Бу ярминкә алар белән танышырга мөмкинлек бирә”, - дип билгеләп үтте район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Үз җитештерүчеләребез белән танышырга мәктәп укучылары да килгән иде. 
“Бу аларга һөнәр сайлауда ярдәм итәр дип ышанабыз”, - диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева.
Халык танышып кына калмады, ит, сөт, бал, балык продукцияләрен, сувенирлар, бизәнү әйберләрен сатып та алды.
Ярминкәгә бәйрәм төсмерен район сәнгать осталары җыр-моңнары белән өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев