Агрокласс тәҗрибә туплый
Азнакайлылар “Агрокөчлеләр җәе”ндә сынатмадылар.
Берничә ел рәттән Агросила үз хезмәткәрләре һәм эшчеләре арасында спорт уеннары оештыра. Быелгысы – яшьләр арасында, ягъни район мәктәпләренең агроклассларында укучылар катнашында узды.
Сарман районы Җәлил бистәсенең Үзәк стадионы шушы ялларда спорт сөючеләр, аларның җанатарлары белән гөрләп торды. Шәһәребезнең 1 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе агросыйныфының 10 укучысы төрле спорт уеннарында, ярышларда бик актив катнашты. Ике кулга таянып тартылу, озынлыкка сикерү, таяк тартыш, аркан тартыш һәм башка күп кенә ярышларда һич сынатмадылар.
Көне дә бик матур, кояшлы булды тагын. Әз генә сибәләп алган җәйге яңгыр да һич күңелсезләнергә бирмәде. Ярышлар арасында балалар күрше районнардан килгән Тукай, Сарман, Зәй районы яшьләре белән дә танышып өлгерделәр.
Оештыручылар катнашучыларны иртәнге һәм көндезге аш белән сыйладылар.
Ниһаять, иң тантаналы мизгел – безнең 1 нче мәктәп командасы лаеклы 3 нче урынны алуга иреште. Командага сертификат, һәр балага бүләкләр тапшырылды.
Җәйге каникулның соңгы көннәре укучылар күңелендә «Агрокөчлеләр җәе-2024» спартакиадасының күңелле мизгелләре белән истә калыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев