Бүгенге көндә республикада “Яшь фермер” проекты буенча 180 фермер субсидия ала.
Татарстанда яңа эш башлаучы фермерлар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан фермер кооперативлары төзүгә 70 млн сумга кадәр грант алуга дәгъва итә ала. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин хәбәр итте.
“Яңа эш башлаган фермерлар түбәндәге грантларга дәгъва итә ала: кече хуҗалыклар 3 млн сумга кадәр, гаилә фермаларын үстерү өчен грант 30 млн сумга кадәр, фермер кооперативын төзүгә 70 млн сумга кадәр дәүләт ярдәме каралган, - диде ул.
Авыл хуҗалыгы министрлыгының махсус программасы буенча республикада әлеге ярдәмне 180 кеше ала, дип билгеләп узды Наил Хәмидуллин.
Фото: архив/Николай Александров
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/05/182056/
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев