Кибетләргә сәяхәт кылдым әле
Редакциябез почтасына төрле эчтәлектәге хатлар килә. Актив хәбәрчебез Алсу Габделхакованың язмасы аеруча кызыклы. Сез дә укып карагыз әле, хөрмәтле укучыларыбыз.
Кибетләр ул борынгыдан ук халыкның яшәешен, байлыгын билгеләүче бер күрсәткеч булып тора. Кибетләребезгә кергәч, бер мизгелдә шундагы товарны үзеңнеке итеп сизәсең. Янәсе, син аларның кайсысын телисең, шунсын алып китә аласың кебек. Шулай җәмәгать, Аллага шөкер, бай яшибез. Хәзер кибетләрдә товарларга урын җитми, шуңа да аларның безгә фоторәсемен генә күрсәтә башладылар, Каталог дигән журналда, җаның ниндиен тели, барысының да матур рәсеме игътибарны үзенә тартып тора. Ә мин товарны үзем тотып, капшап карарга яратам. Төптән уйласаң, мин бит аны (хәзер инде) пенсия акчасына алам. Ул бик кадерле акча. Ул акча оныкларыбызның хезмәт хакыннан башта бюджетка килә, ә аннан соң хөкүмәтне җитәкләүчеләр пенсия дигән исем астында безгә бирәләр. Ничек кадерләп тотмыйсың инде аны!? Улларыбыз, оныкларыбыз авыр һәм катлаулы эш башкаралар, әле тагын без – пенсионерлар турында да онытмыйлар. Сатучы тиешле игътибарны күрсәтми икән, миңа аларга эш хакын нәкъ менә без – сатып алучылар ясый, дип аңлатырга туры килә. Аңлыйдырмы ул аны, юкмы анысы миңа мәгълүм түгел. Яхшы эшләсә, сатып алучыны үз туганы кебек каршы алса, аның сорауларына “грамотно”, җавап бирсә, билгеле инде без дә эрибез дә китәбез. Тик менә сатып алучыга андый караш барлык сәүдә нокталарында да күзәтелми.
Минем көн дә сәфәр кыла торган кибетләр һәм андагы зур сабырлык белән безгә хезмәт күрсәтүче сатучылар турында уй-фикеремне җиткерәсем килде. Әйдәгез, сәяхәтне бергә дәвам итик. Сез дә йөрисездер бит шәһәребез кибетләренә. Әллә барыгыз да өегездә утырып, кулыгыздагы телефоныгызның төймәләренә генә басып, кирәкле товарларга заказ бирәсезме?
Шәһәребезгә килгән кунаклар, тиз-тиз генә хуҗабикәнең сыеннан авыз иткәч, кая ашыгалар дисез? Әлбәттә инде, шәһәрне күрергә ашыгалар, матурлыкларны күреп, бәя бирәләр. Ә шәһәребезгә бәяне күпчелек адым саен урнашкан кибетләргә карап бирәләр бит. Кибетләрдә елмаеп каршы алып: “Тагын килегез!” дип озатып калсалар бик күңелле.
“Доставка” турында да берничә сүз әйтеп узыйм әле. Күптән булган вакыйга “Әниләр көне” иде ул. Үз тормышымда булган матур вакыйганы әйтми уза алмыйм. Чөнки ул иң истә калырдай, бик матур күренеш булды. “Доставка” дигәч, минем күз алдыма телевизорлардан күрсәтә торган теләсә ничек киенгән, “доставка”сын ашык-пошык тапшырган һәм ашыгып чыгып киткән үсмер күз алдыма килде. Әмма минем күзаллауларым чынбарлыкка туры килмәде. Ишегемне ачуга мин искиткеч матур күренешкә тап булдым. Алдымда югары зәвык белән киенгән ир-егет басып тора иде. Кулында шул бәйрәмнең иң зур чәчәк бәйләме. Күргәч, “Сөбханалла” дип куйдым. Беренче мизгелдә мин чәчәк бәйләменә түгел, ә бәлки “доставка”ны башкаручы ир-егеткә сокланып карап тордым. Менә ничек була икән ул югары дәрәҗәдәге хезмәт. “Алыгыз! Бу Сезгә кызларыгыздан”, – дип чәчәк бәйләмен тапшырды да шунда ук китеп тә барды.
Димәк, матур мисаллар бар. Сәүдә хезмәтен күрсәткәндә беренче урынга акчаны куярга кирәк түгел. Кибеттәме ул, мунчадамы, башка урындамы… ихлас, ягымлы йөз белән хезмәт күрсәтелә икән, без рәхмәтле калабыз, анда кабат-кабат барабыз. Ике як өчен дә яхшы, рәхәт бит.
Әйдәгез, кибетләргә сәяхәтебезне бергәләп дәвам итик. Яхшылары турында гына языйк. Бу үз чиратында тәҗрибә уртаклашу да булыр. Әгәр кибеткә килеп кергәч югары хезмәт үрнәге дип таныйсыз һәм сезнең “Сөбханалла” диясегез килә икән, димәк сезне анда көтеп торалар.
Автор: Алсу Габделхакова, кибетләргә сәяхәт кылырга яратуч
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев