«Әти дип әйтү бәхете тимәде...» : сугыш чоры баласы Мөзәянә Мортазинаның сагышлы истәлекләре
Сугыш... Бу сүзне ишетүгә, күз алдына канкойгыч бәрелешләр, җимерелгән шәһәрләр һәм ачлык килеп баса. Әмма Бөек Ватан сугышының иң зур фаҗигасе — аның миллионлаган сабый язмышында калдырган төзәлмәс яралары. Азнакай районы Әгер авылында яшәүче Мортазина Мөзәянә Мәхәсим кызының балачагы нәкъ менә шушы дәһшәтле еллар белән башлана.
Мөзәянә Мәхәсим кызы 1942 елның 10 гыйнварында Азнакай районы Үчәлле авылында дөньяга килә. Дөресрәге, бу аның өчен тормыш түгел, ә көрәшнең башлангычы була. Ул туганда, илдә инде сугышның иң авыр чоры бара. Аның әтисе, Мәхәсим, кызы бу дөньяга килгәнче ук Ватанны якларга китә.
— Минем әти 1942 елны, мин туган елны ук вафат булган, — ди Мөзәянә апа, күз яшьләрен тыя алмыйча. — Миңа бер тапкыр да «әти» дип эндәшү, аның җылы канаты астында үсү бәхете тимәде. Мин бит аны бөтенләй күрмәдем дә.Ул минем өчен бары тик тол калган әниемнең моңсу күзләре генә булып истә калган.
Яшьли тол калган ананың авыр язмышын тасвирлап торасы юк. Сугыш елларында кечкенә Мөзәянә, әнисе,абыйсы Фәрит,апасы Флүрә белән ачлыкны да, юклыкны да, салкыннарны да күп күрәләр. Балачак уеннары урынына — колхоз басуындагы авыр хезмәт, тамак туйдыру өчен өшегән бәрәңге җыю.
Җиңү шатлыгы һәм әкияти очрашу.1945 ел маендагы Җиңү хәбәре аларның йортына ниндидер өмет алып килә, ләкин ул шатлык тулы булмый. Күпме гаиләләр өчен сугыш бетсә дә, ирләр, аталар кайтмаячак иде.
Ләкин могҗизалар була икән. Сугыштан исән-сау әйләнеп кайтучылар арасында әтиемнең кечкенә энесе Габделхәй абый да була. Ир-атлар фронттан кайткач, авыл халкы өчен зур бәйрәм оештырыла. Кечкенә Мөзәянә, үзенең газиз әтисен бер тапкыр да күрмәгән сабый, олпат гәүдәле, гимнастеркалы ир-атны күрүгә, аны үз әтисе дип кабул итә.
— Габделхәй абый кайткач, мин аны әти дип уйладым, — дип искә ала ул вакытларны Мөзәянә апа. — Аның муенына сарылдым да: «Әтием!» — дип кочып алдым. Ул мине күтәреп сөйде, башымнан сыйпады. Шул мизгелдә минем кечкенә йөрәгемдә әти назына сусаган хисләр бераз булса да басылгандай булды. Күршеләргә «Минем әти кайтты» дип мактанып йөрдем.Әни «Синең әтиең исән түгел шул,кызым» дигәч үкереп елавым истә. Габделхәй абый минем әтием түгеллеген аңлый идем, әмма аның җылысы, аның барлыгы миңа канат куйды.
Үткәннәрнең кайтавазы.Бу истәлекләр бүген дә Мөзәянә Мәхәсим кызының йөрәген әрнетә. Ләкин нәкъ менә шушы авырлыклар аны көчле рухлы, гадел һәм эш сөючән итеп тәрбияләгән. Ул гомере буе беркемгә дә зарланмыйча, намус белән хезмәт итә. Тормыш иптәше Гәбдерәшит белән алар 66 ел иңгә-иң куеп, тату гомер кичерәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр, бүген исә 6 онык һәм 9 оныкчыкларының игелеген күреп яшиләр.
Мөзәянә апаның язмышы — ул безнең ил тарихындагы миллионнарча сугыш чоры балаларының уртак фаҗигасе һәм батырлыгы. Аларның балачаклары сугыш төтенендә тонган, әмма күңелләрендә кешелеклелек, яхшылыкка ышану һәм тормышны ярату хисләре сүнмәгән. Безнең бурыч — бу хакта онытмау һәм киләчәк буыннарга җиткерү .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев