Хәрәкәт – ул тормыш, хәрәкәт – ул үсеш
Аркадий Николаевич Сучков – тамырлары “Татнефть” һәм Азнакай районы тарихы белән бәйле хөрмәтле һәм танылган нефтьчеләр династиясеннән.
“Азнакайнефть” идарәсенең 2 нче ЦДНГ операторы Аркадий Николаевич 4 августта гаиләсенең берничә буынын үз эченә алган мактаулы һөнәренең 38 еллыгын билгеләп үтә.
Аркадий Николаевич Актүбә бистәсендә туып, үскән. Актүбәдәге 1 нче мәктәпне тәмамлаганнан соң, һөнәр сайлау турында озак уйланмый, тирә-юнендәге нефть тормышы аның язмышын үзе үк билгеләп куя. Бу чорда нефть – ул эш кенә түгел, кешеләр язмышын, бөтен төбәкнең тормыш рәвешен формалаштырган. 17 яшьлек егет ныклы карарга килә – 1987 елның 4 августында “Актүбәнефть”тә (ул вакытта “Татнефть”нең аерым идарәсе) Аркадий Сучковның беренче эш көне була. Күпләргә хас булганча эшне түбәннән – ярдәмче эшче булып башлап җибәрә. Әмма тырышлыгы, үз сүзендә нык тора белүе һәм янәшәсендә тәҗрибәле остазлар булуы (алар арасында Татарстанның беренче нефтьчеләре) аңа тиз арада үсәргә мөмкинлекләр ача. Эшкә ныклы теләге булган егетне нефть табу операторы итеп күчереп тә куялар. Шулчак хәрби хезмәткә барыр вакыт та җитә. Ул Монголиядәге хәрби частька эләгә. Ике еллык хәрби хезмәт аңа яңа тормыш мәктәбе була. Ул тагы да ныгый, чын ир-егет булып олгая, киләчәк турында уйларга да вакыт була. Шунда ул ныклы карарга килә: бәхетне читтән эзләмәскә, ә үз коллективына кайтырга! Анда аны беләләр дә, көтәләр дә бит.
Тамырлары нефтьчеләр династиясеннән булган егет башка һөнәрне сайлый да алмас иде. Әтисе Николай Николаевич Сучков, 2 нче ЦДНГ да эшләгән. Легендар мастер, төрле социалистик ярышларда җиңүче. Цехның профком рәисе дә булган. Әнисе, Зоя Ивановна, шул ук цехта озак еллар дәвамында диспетчер булып эшләгән. Алар нефть өлкәсендә эшләп кенә калмаганнар, ә бәлки шуның белән яшәгәннәр, балалары, оныкларына нефтьнең, хезмәтләренең туган яклары, гомумән, бөтен илнең чәчәк атуында нинди өлеш кертүен, файдасын төшендергәннәр.
Шуңа күрә Аркадий Николаевичның хезмәт кенәгәсендә эштән китү турында бер генә язманың да булмавы яхшы аңлашыла. Анда – бары тик квалификациясен күтәрү, операторлык эшендә уңышлары турында гына язмалар бар: 29 яшендә аны өлкән оператор итеп билгелиләр. Бүгенге көндә ул “Азнакайнефть” идарәсенең 2 нче ЦДНГның 5 нче бригадасында 5 нче разрядлы нефть-газ чыгару операторы булып эшли.
Аның участогы промыселның иң зурларыннан берсе, ләкин Аркадий Николаевич башкара алмаган эшләр юк. Ул үз эшенең чын остасы, остаз, аңа һәрчак таянырга була, – дип бәялиләр аны хезмәттәшләре һәм җитәкчеләре.
Тырыш хезмәт югары бәяләнә: Аркадий Николаевич “НГДУның мактаулы нефтьчесе” исеменә лаек булган, аның фотосы идарәнең Мактау тактасына куелган. 2019 елда Аркадий Сучков Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Ә “Татарстан нефтен эшкәртүнең 80 еллыгы” медале буыннар эзлеклелеге символы һәм бөтен династия казанышларының танылуы буларак аңа аеруча якын.
Мин тормышымның “Татнефть” белән бәйле булуы белән бәхетлемен. Бу мөмкинлекләр бирүче, киләчәк төзүче Компания. Әйе, мин пенсиягә чыктым, ләкин әле китәргә җыенмыйм. Минем урыным – монда, – ди нефтьчеләр династиясе дәвамчысы Аркадий Сучков.
Элек ул скважиналарына җәяүләп, я чаңгы белән йөргән (Аркадий моның үз күркәмлеге, үз рәхәтлеген дә искәртә), хәзерге тизлек һәм инновацияләр гасырында – операторның арсеналында квадроцикл һәм “Буран”.кар машинасы. Үз һөнәренә һәм туган ягына булган мәхәббәте генә үзгәрешсез кала. Чиксез киңлекләр, туган як табигатенең искиткеч матурлыгына Аркадий Николаевич объектка барганда да, ял минутларында да һәм балык тотканда (тагын бер яраткан шөгыле) да соклана.
Аркадийның бертуган энесе Андрей Николаевичның да тормыш юлы нефть белән бәйле. Ул – 3 нче ЦДНГ начальнигы. Алар еш кына гаилә архивын, әти-әниләренең бүләкләрен карап, истәлекләрен яңарталар. “Татнефть” нең ярдәме белән Актүбә бистәсенең ничек яңаруы, үсүе, анда үзләренең дә династиясенең өлеше керүе белән горурланалар.
Кайчандыр “Татнефть” тарафыннан бирелгән уңайлы һәм ямьле фатирда гаилә башлыгын тормыш иптәше Марина Григорьевна көтә. Ул да нефтьче – ПРСта диспетчер. Кичке аш вакытында игезәк кызлары Марина һәм Нина яраткан әти-әниләре белән элемтәгә чыгалар. Аларның инде үз гаиләләре. Оныклары да әби-бабасына үз яңалыкларын сөйләргә ашыга. Вахта автобусы белән өенә кайтканда Аркадий Николаевич Актүбә заправкаларында җил генераторларының әйләнүен, балаларның уңайлы спорт мәйданчыкларында уйнавын, коллегаларының махсус киемнәрдә өйләренә кайтуын күзәтә. Ул боларның барысында да “Татнефть” компаниясенең зур өлеше барлыгын бар күңеле белән тоя, сөенә, боларда үзенең дә тырышлыгы булуы, дус коллективта эшләве белән горурлана.
Тик торырга ярамый, хәрәкәттә бәрәкәт! – ди ул. – Хәрәкәт – ул тормыш, үсеш.. Бу сүзләрдә “Татнефть” – эш урыны гына түгел, язмышы да булган династиянең бөтен философиясе.
Наиль Гатауллин фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!