Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ТАТАРСТАНДА

Татарстан рәисе Әниләр көненә багышланган чараларны лаеклы дәрәҗәдә уздырырга кушты

Иртәгә республикада иң җылы һәм күңелгә ятышлы бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне билгеләп үтеләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов искә төшерде.

«Ана мәхәббәте – ул безгә тормышта таяныч һәм үз – үзебезгә ышаныч бирә торган бөек көч", - дип билгеләде Миңнеханов.

Татарстан Рәисе ассызыклаганча, аналарның зирәклеге, аларны тәрбияләү һәм кайгырту аша тел, традицияләр һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр тапшырыла.

«Муниципаль берәмлекләр башлыкларына Әниләр көненә багышланган чараларны тиешле дәрәҗәдә уздырырга кирәк», - дип йөкләде республика лидеры.

Ул ачыклык керткәнчә, Ватанны саклаучыларның әниләренә һәм хатыннарына, «Ата – ана Даны» ордены, «Ана даны-Материнская слава» ордены медальләре белән бүләкләнгән хатын-кызларга, шулай ук күп балалы әниләргә аерым игътибар биреләчәк.

Татарстан рәисе бу бәйрәмнең һәркем өчен мөһимлеген ассызыклады һәм барлык әниләргә сәламәтлек, иминлек һәм гаилә җылысы теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев