Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

«Маяк» газетасы редакциясендә халык сәламәтлеген саклау турында сөйләштеләр

Сәламәтлек — табигать биргән байлыгыбыз. Кешенең яшәү рәвеше, психик һәм физик халәте нәкъ менә аңа бәйле. Ләкин вакыт җитмәү, стресс, аз хәрәкәтләнү нәтиҗәсендә, шулай ук туклануына ваемсыз мөнәсәбәт шартларында кеше, үзе дә сизмәстән, әнә шул байлыкны әкренләп кенә югалта.

Билгеле, моңа шулай ук экологик торыш, икътисади, сәламәтлек саклау проблемалары да йогынты ясамый калмый. Кешелекнең сәламәтлек проблемаларына игътибарын арттыру максатында, ел саен 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә.

Шушы көн уңаеннан районыбызда Сәламәтлек атнасы игълан ителде. Аның кысаларында «Маяк» газетасы редакциясендә «Түгәрәк өстәл» сөйләшүе уздырылды.

Анда район үзәк сырхауханәсе медпрофилактика кабинеты мөдире Луиза Морадымова, табиб-методист Роберт Каһарманов, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Зарипова, Роспотребнадзорның территориаль идарәсе баш белгеч-эксперты Розалия Хәсәншина, социаль яклау бүлеге һәм яшьләр үзәге белгечләре катнашты.

Бу хакта тулырак — «Маяк» газетасында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев