Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайда ТР Сәламәтлек саклау министры катнашында төбәкара конференциядә узды

Бүген Азнакайда сәламәтлек саклау органнары, башкарма хакимият һәм хатын-кызлар иҗтимагый оешмаларының ведомствоара хезмәттәшлеге турында акушер-гинекологлар һәм хатын-кызлар советлары рәисләренең төбәкара конференциясе узды.

Әлеге очрашуда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе, "Татарстан хатын-кызлары" оешмасы рәисе Зилә Вәлиева, Башкортстан Республикасы, Марий Эл, Ульяновск өлкәсе вәкилләре дә катнашты.

“Гаилә сәламәтлеге сагында” исеме астында узучы әлеге чараның Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан уздырылуы юкка түгел. Бүген районыбызда гаиләнең иминлеген, ныклыгын саклауга юнәлдерелгән чараларның, проектларның исәбе-саны юк. Аларның бер өлешен конференция вәкилләре үз күзләре белән күреп, аларда үзләре үк катнаша да алдылар.

Табибларны, хатын-кызлар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен берләштергән әлеге чара шәһәрнең Мәдәни үзәгеннән башланып китте. Биредә кунаклар озак еллар дәвамында эшләп килүче "Иҗат каруселе" түгәрәгендә шөгыльләнүче физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре, следж-хоккей белән шөльләнүче сабыйлар белән аралаштылар. "Сандугач" балалар бакчасында гаилә-балалар бакчасының бердәмлеген чагылдырган чыгышлар, ЗАГСта башлыча район хатын-кызлары советы рәисе Эльвира Галиева тәкъдиме белән булдырылган "Яшь әти-әниләр мәктәбе" эшчәнлеге дә конференциядә катнашучыларны битараф калдырмады.

Соңыннан Гаилә паркында район башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакайның 100 нче гаиләсен – Альбина һәм Рәмис Садретдиновларны һәм Алтын туйларын билгеләп үтүче Гөлчәчәк һәм Ухтияр Илюхиннарны әлеге истәлекле көн белән тәбрикләп, бүләкләр тапшырды.

Соңыннан кунаклар шәһәребездә ел да уздырылучы "Әти, әни, мин - спорт сөюче һәм дус гаилә" бәйгесенең финал өлешен карадылар, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Районда акушерлык хезмәте үсешенә зур өлеш керткән табиб, Социалистик Хезмәт Герое Газифә Хәсәншина бюстына чәчәкләр салганнан соң, чарада катнашучылар хатын-кызлар консультациясендә булдылар.

Конференциянең пленар өлеше "Тау" яшьләр үзәгендә узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин да катнашты. Үзенең чыгышында ул районда халык сәламәтлеген саклауда иҗтимагый оешмалар, башкарма комитет, сәламәтлек саклау учреждениеләре бер йодрыкка тупланып, бергә башкарган эшләргә югары бәя бирде һәм район үзәк сырхауханәсе эшчәнлегенә тукталып үтте.

Соңыннан килгән кунаклар сүз алып, алар арасында акушер-гинекологлар да, хатын-кызлар иҗтимагый оешмалары вәкилләре дә бар иде, үзләренең фикер-тәкъдимнәре белән уртаклаштылар.

Зилә Вәлиева да әлеге төбәкара чараның әһәмиятен билгеләп үтте.

– Гаиләне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру, традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән чаралар Азнакайда быел – Гаилә елында гына уздырылмый. Моңа инде без узган елда ук шаһит булган идек. Шунда ук биредәге иҗтимагый оешмалар, мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләре, җирле хакимият органнары...  башкарган бердәм эшнең нәтиҗәсен башкаларга да күрсәтәсе килгән иде. Бүген моннан күпләр зур тәҗрибә туплап китәчәк, монысы һич арттыру түгел, – диде Зилә Вәлиева үзенең чыгышында.

Бу хакта тулырак – “Маяк” газетасында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев