Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Монолит чыршысы балаларны бәйрәмгә җыйды

Шәһәрнең Монолит микрорайонындагы чыршы яныннан һәм таучыктан кешенең өзелеп торганы юк.

Бу көннәрдә биредә яшәүчеләр чыршы янәшәсенә күңел ачарга җыелды.

Бәйрәмдә Кыш бабай белән Кар кызы да катнаштылар. Балалар аларга үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Кыш бабай аларга бүләкләрне дә мулдан өләште. 

«Кар төшүгә, балалар мәйданчыгына таучык ясап куябыз. Аннан кыш буе бала-чага өзелми. Бүген дә барыгыз бергә бәйрәмгә җыелдык. Аны уздыруда катнашкан, кызыклы уеннар оештырып, сабыйларны шатландырган "Тау" яшьләр үзәге коллективына зур рәхмәтемне белдерәм», - ди 4 нче территориаль үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова. 

Күңел ачу чарасыннан соң берәү дә таралырга ашыкмады. Балалар белән олылар да бергәләп Кар бабай әвәләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев