Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакайда нәфис гимнастика буенча россиякүләм ярышлар бара

Бүген Азнакайда нәфис гимнастика буенча район башлыгы призына Бөтенроссия ачык турнир бара.

Әлеге ярышта илебезнең Самара, Оренбург, Татарстанның Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Казан, Зәй, Түбән Кама, Нурлат, Яр Чаллы шәһәрләреннән 400 гә якын гимнастка катнаша.

Аларның иң кечкенәсенә – 3, иң олысына 13 яшь. 
Азнакайдан дистәдән артык  спортчы чыгыш ясый. Аларның барысы да тренер Виктория Булатова кул астында шөгыльләнүчеләр. 


– Азнакайда нәфис гимнастика клубы ике ел эшли. Спортчылар  арасында инде дөньякүләм танылу алган кызларыбыз да бар. Бүгенге турнирны уздыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен район җитәкчелегенә аеруча рәхмәтлебез, – ди «Виктория» спорт клубы директоры Виктория Булатова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев