Азнакайда өлкәннәр ГТО нормативларын тапшырдылар
Илебездәге ГТО нормаларын тапшыручылардан азнакайлылар да калышмый.
Кичә районның оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючылар гер күтәрү, ату, йөгерү, җирдән этелү һәм спортның башка төрләре буенча үзләренең көчләрен сынап карый алдылар.
Спорт чарасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашып, үзенең изге теләкләрен ирештерде.
Район чарасында администрация, пенсия фонды, мәдәният һәм яшьләр идарәләре, үзәк сырхауханә, “МППБиО” учреждениесе вәкилләре аеруча актив катнашты.
– 300 дән артык кеше ГТО нормативларын тапшырды. Ел башыннан мондый активларның саны 2700 артып китә, – ди ГТО норативларын кабул итү үзәге җитәкчесе Гүзәл Шириазданова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев