Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда кышкы ГТО фестивале үтте

Азнакайда ГТО нормативларын тапшырырга теләүчеләрнең саны бихисап.

“Чатар-Тау арена” спорт комплексында "Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО)" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестиваленең беренче этабы төгәлләнде. Чарада йөздән артык кеше катнашып, үзләрен төрле спорт төрләре буенча сынап карый алды. Җиңүчеләр Азнакай данын республика күләмендә яклаячак.
Сүз уңаеннан, безнең район соңгы өч елда ГТО тапшыру буенча республика күләмендә беренчелекне бирми.
-  Узган ел 3532 азнакайлы ГТО нормативларын тапшырган иде, быел бу сан тагын да артыр дип ышанабыз, - ди нормативларны кабул итү үзәге җитәкчесе Гүзәл Шириазданова.
26 февральдә Азнакайда ГТО фестиваленең зона этабы үтә. Анда безнең районнан тыш Лениногорск, Баулы һәм Ютазы районнары спортчылары да катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев