Азнакайда хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары үтте
СПОРТ

Азнакайда хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары үтте

Инде традициягә әйләнгән гадәт буенча, быел да 8 март алдыннан хатын-кызлар арасында волейбол буенча район турниры үтте.

Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган әлеге ярышларда быел да беренче урынны “Татнефть”нең машиналарны ягулык белән тәэмин итү челтәрләре командасы яулады. Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре – икенчедә, администрация коллективы – өченчедә. Дүртенче урынга район үзәк сырхауханәсе җыелма командасы чыкты.


Нет комментариев