Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай волейболчылары республикада беренче!

Узган ялларда Казанда муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы исәбенә хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары үтте.

Муниципаль хезмәткәрләрдән торган район Советы оештыру бүлеге начальнигы, команда капитаны Эльвира Галиева җитәкчелегендәге Азнакай командасы бу юлы да үзләренең барысыннан да өстенрәк булуларын исбатлап, алтын медальләргә лаек булдылар.

Тренер Сергей Галаганов кул астында осталыкка төшенгән кызларыбыз башта Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре командаларын җиңүгә иреште.

Финал уеннарында алар көчлеләрдән булган Казан һәм Зәй шәһәрләре волейболчыларын 2:0 исәбе белән җиңүгә ирештеләр.

Кичә спортчылар белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин да очрашып, аларга изге теләкләрен җиткерде.

– Сез эштә дә, спортта да сынатмыйсыз. Тырыш булуыгыз, һәр эшне шулай җиренә җиткереп башкаруыгыз, һәрчак югары үрләр яулавыгыз белән безгә дә үрнәк булып торасыз. Җиңүләрнең монысы соңгысы булмасын, – диде Марсель Шәйдуллин.

Шунысын да әйтергә кирәк, соңгы спартакиада уеннарында безнең Азнакай хатын-кызлар җыелма командасы волейболда шулай ук алдынгы булган иде. Узган ел санитар-эпидемиологик вәзгыять киеренке тору сәбәпле, спартакиада уздырылмады.

– Тырышкан – морадына ирешкән, диләр. Моның белән килешми мөмкин түгел. Чөнки аның дөреслегенә үзебезнең мисалда инандык. Берничә ел элек без дүртенче урын алдык, аннан икенче. Әнә шул вакытта үз алдыбызга биегрәк урынга күтәрелергә дигән максат куйган идек һәм беренче булдык. Ә быел инде ничек тә беренчелекне саклап калырга дип тырыштык.  Ел дәвамында көн саен диярлек алып барылган тренировкалар үз җимешен бирми калмады, шөкер. Пьедесталның иң югары баскычына күтәрелү – ул бер фикердә, бер юнәлештә булуыбыз нәтиҗәсе дә. Үз көчен һәм киңәшләрен кызганмаган, тынгы белмәс тренерыбыз Сергей Галагановка, безгә ныклы ышаныч баглап, һәр башлангычыбызны күтәреп алган район башлыгы Марсель Шәйдуллинга, җанатарларыбызга ихлас рәхмәт сүзебезне җиткерәбез, – ди волейбол буенча район җыелма командасы капитаны, район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Эльвира Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев