СПОРТ

Азнакай гимназисты Камилә Гыйлаева "Артек"тан алып кайткан тәэсирләре белән уртаклашты

(Азнакаево, aznakaevo-rt.ru) Бөтенроссия ГТО җәйге фестивалендә катнашучы Татарстан командасы "Артек"тан кайтты. Алар арасында Азнакай гимназиясе укучысы Камилә Гыйлаева да бар. Ул фестиваль кысаларында узган барлык мәдәни һәм спорт чараларында актив катнашкан. Лагерьдан алып кайткан күңелле, якты тәэсирләре белән ул "Маяк" укучылары белән дә уртаклашты. Тулы интервьюны "Маяк" газетасының җомга саныда...

(Азнакаево, aznakaevo-rt.ru) Бөтенроссия ГТО җәйге фестивалендә катнашучы Татарстан командасы "Артек"тан кайтты.

Алар арасында Азнакай гимназиясе укучысы Камилә Гыйлаева да бар. Ул фестиваль кысаларында узган барлык мәдәни һәм спорт чараларында актив катнашкан.
Лагерьдан алып кайткан күңелле, якты тәэсирләре белән ул "Маяк" укучылары белән дә уртаклашты. Тулы интервьюны "Маяк" газетасының җомга саныда укыгыз.
6 нчы сыйныфта укучы кыз спорт белән җитди шөгыльләнә. Камилә йөгерүдә элекке күрсәткечләрен яхшыртуга ирешкән.
Камиләнең иң зур хыялы - спорт остасы булу.
Энҗе СӘЛАХОВА

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакай гимназисты Камилә Гыйлаева

Нет комментариев