Азнакайның өлкән яшьтәге хоккейчылары республика турнирында икенче булдылар
Кукмара шәһәренең “Олимп” боз сараенда 40 яшьтән өлкәнрәк уенчылар арасында алкалы хоккей буенча республикакүләм турнир узды.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап уздырылган әлеге ярышларда Азнакай районының “Соколы” командасы да (команда капитаны Равил Шәйхлисламов) катнашты.
Барлык уен нәтиҗәләре буенча Азнакай егетләре икенче урынга лаек булдылар. Андрей Атанов исә “Турнирның иң яхшы капкачысы” исеменә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев