26-27 апрель көннәрендә Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәрендә 2016-2017 елгы балалар командалары арасында футбол турниры узды.
Анда Октябрьский, Нефтекамск, Туймазы һәм Азнакай шәһәрләреннән алты команда уенчылары үзара көч сынашты. Киеренке уеннарда азнакайлылар да сынатмады – футболчылар көмеш медальләр яуладылар.
Команданың тренеры – Рөстәм Әхмәтгәрәев.
Нет комментариев