Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда “Милләтләр кроссы” узды

21 сентябрьдә Бөтендөнья йөгерү көне уңаеннан, “Милләтләр кроссы – 2024” акциясе кысаларында районда йөгерү буенча ярышлар үткәрелде.

Чара тантаналы  шартларда “Юбилейный” стадионында башланып китте.  Ярышка килүчеләрне Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов тәбрикләде һәм  уңышлар теләде. Ул  Азнакаебызда спорт белән шөгыльләнү өчен бар шартлар да тудырылуын һәм   спортчыларыбызның  төрде спорт ярышларында  югары урыннарын яулауларын билгеләп узды. Аның теләкләренә физик культура һәм спорт җитәкчесе  Рәфис Миңнеханов кушылды.   Кросста  шәһәр һәм авыл мәктәпләре, оешма-предприятиеләрдән (21 команда) спорт сөючеләр катнашты.  Теләге булганнар ГТО нормативларын да бирделәр.  Бүләкләүләр спорт бәйрәменең иң күңелле мизгелләре булды.  Көннең бераз көйсезләнеп торуына да карамастан, шундый матур, файдалы спорт бәйрәме узуы  –  Азнакайда  халыкның спортны яратулары турында сөйли иде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев