Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакайда махсус хәрби операциядә һәлак булган Артур Хәнипов истәлегенә волейбол ярышлары бара

Район турнирында алты команда көч сынаша.

Бүген "Чатыр-Тау Арена" спорткомплексында махсус хәрби операциядә һәлак булган батыр якташыбыз Артур Хәнипов истәлегенә багышланган ярышларда районыбызның иң көчле волейболчылары катнаша.

Аны ачу тантанасында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов, военкомат вәкиле Рәзил Бәдретдинов, Артурның әти-әнисе дә катнашты.
Эльвир Габдрахманов Фәгыймә һәм Әләм Хәниповларга шушындый батыр, курку белмәс ул үстергәннәре өчен район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм шәхсән үз исеменнән рәхмәт белдерде.

Артур Хәнипов үз теләге белән контракт төзеп, 2023 елның 27 октябрендә махсус хәрби операциягә китә. Пулеметчы булып хезмәт иткән егет 10 ноябрьдә Донецк өлкәсендә барган каты бәрелештә һәлак була.

«Безнең әти Кәрәкәшледән, ул 17 яшендә фронтка китә. Җиде елдан соң туган ягына исән-сау әйләнеп кайта. Артур аның сугышчан батырлыкларын белеп, аның белән горурланып үсте, шуңа улыбызның махсус хәрби операциягә китүе очраклы түгел. Бүгенге турнир сугышта һәлак булган башка якташларыбыз рухына да дога булып барып ирешсә иде», - диде Әләм Хәмзә улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев