“Юбилейный” стадионында мәктәп командалары арасында барган футбол ярышының финал уеннары үтте.
Чик сакчылары көне уңаеннан уздырылган әлеге турнирда 2007 һәм аннан кечерәк яшьтәге уенчылардан торган мәктәп командалары катнашты.
Ярышларда шәһәрнең 1 нче мәктәбе командасы җиңүче булды. 2 нче мәктәп – икенче, 6 нчы мәктәп укучылары өченче урыннарны алдылар.
6 нчы мәктәптән Данир Гәрәев – “Иң яхшы һөҗүмче”, гимназиядән Радмир Әхмәдишин – “Иң яхшы сакчы”, 2 нче мәктәптән Булат Гыйздәтуллин – “Иң яхшы капкачы”, 1 нче мәктәптән Арсен Восканян “Иң яхшы бомбардир” булып танылды.
Җиңү яулаган һәм приәлы урынга ия булган командалар грамота һәм кубоклар белән бүләкләнделәр.
Нет комментариев