Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда көрәш буенча район турниры үтте

“Чатыр-Тау арена” спорткомплексында көрәш һәм билбаулы көрәш буенча егетләр һәм кызлар арасында Кыш бабай бүләгенә район турниры үтте.

Шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән, техникумнан 113 спортчы 14 авырлык категориясендә бил алышты.

Команда беренчелегендә 9 нчы мәктәп җиңү яулады. 7 нче мәктәп – икенчедә, 2 нче мәктәп һәм техникум командалары – өченчедә. “Иң яхшы ыргыту” номинациясендә Ислам Гәрәевка, “Иң яшь спортчы” номинациясендә Айгиз Абдуллинга, “Җиңүгә омтылыш”та Артур Заһировка махсус бүләкләр тапшырылды.

 Үз авырлык категорияләрендә  кызлар арасында Козлова Ульяна (2010), Галимова Азалия (2009), Кәримова Әдилә (2006), Шәрәфетдинова Риана (2004) чемпион калдылар.

Яшүсмерләр арасында Акмалов Альмир (2009), Миңнегалиев Рифат (2011), Закиров Солтан (2011), Шәйхулов Салават (2009), Курманов Данияр (2009), Сабиров Минтимер (2009), Садыйков Данияр (2009), Хуҗин Булат (2005), Гәрәев Алмаз (2006), Закиров Аслан (2008), Гәрәев Ислам (2007), Гыймадиев Наил (2005), Закиров Ислам (2006), Шәрапов Илшат (2006) җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев