Кыш бабай призына уздырылган чаңгы ярышларында балалар катнашты.
Шәһәрнең чаңгы базасында 2007-2015 елгы һәм аннан кечерәк спортчылар чаңгыда узыштылар. Үз яшендәгеләр арасында Ясминә Ямалиева (4 нче лицей), Мурат Халиков, Әдилә Халикова (8 нче мәктәп), Дарья Соколова (Актүбәнең 1 нче мәктәбе), Данияр Рәшитов (Казан көллияте) алтын медаль яулады.
Җиңүчеләр һәм пиизерлар медальләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Кыш бабай аларга татлы бүләкләр дә әзерләгән иде.

Нет комментариев