Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакай волейболчылары «Чатыр-Тау» лигасына старт бирде

Ярышлар хатын-кызлар командалары арасында бара

Азнакай политехника техникумы спорт залы бу ялларда янә волейболчылар өчен "көрәш" мәйданчыгына әйләнде. Биредә сезонның беренче турниры үтте.
"Ел ачышы" исеме астында узган турнир кубогы өчен биш команда көч сынашты. "Актүбә", "Яшьләр", "Нефтяночка", район үзәк сырхауханәсе, администрация командалары арасында барган һәр уен "кызу" шартларда узса да, монда ниндидер көндәшлек хисе дә юк иде. Ярыш командалар өчен үзенә күрә дуслык бәйрәменә әверелде.


«Кайчандыр без районда волейбол уйнарга мөмкинлекләребез күбрәк булсын иде, дип хыяллана идек. Ә бүген синең идеяңнең ничек җанлануын, районыбызның иң көчле хатын-кызлар командаларының янә бергә җыелуын күрү - бәһасез. Барлык командаларга көрәш рухы, җанатарларга җылы, җанлы атмосфера өчен зур рәхмәт! «Чатыр-Тау» лигасының бу сезоны онытылмаслык һәм мавыктыргыч булыр дип ышанам», - диде район Советы аппараты җитәкчесе, администрация волейбол командасы капитаны Эльвира Галиева.


Лиганың беренче турнирында "Нефтяночка" уенчылары иң яхшы уен күрсәтеп, беренчелеккә чыктылар.

Район администрациясе җыелма командасы икенче урынны алды. Район үзәк сырхауханәсе кызлары өченче булдылар.

Сүз уңаеннан, "Чатыр-Тау" лигасының алдагы уеннары 28 февральгә планлаштырылган. Бу көнне командалар Кышкы кубок өчен көрәшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев