Нурлат аграр техникумында колледж һәм техникумнарда белем алучы студентлар арасында физик культура буенча республика олимпиадасы үтте.
– Студентлар волейбол уйнау, җиңел атлетика һәм турникта тартылуда осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук теоретик белемнәрен дә сынадылар, – ди физкультура укытучысы Гөлназ Гәрәева.
Азнакай политехника техникумыннан Әдилә Хафизова өченче урынга лаек булды. Демеш Газизов олимпиада призеры булып танылды.
Нет комментариев