Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакай районы осталары чаналарын фестивальгә әзерли

Һәр елны Яңа ел каникулларында Азнакайда искиткеч креатив чаналар конкурсы үтә!

Анда авыл җирлекләре һәм хезмәт коллективлары иҗат җимешләрен тәкъдим итеп, олысы-кечесенә илһам бәйрәме бүләк итәләр. 

"Маяк" газетасы хәбәр иткәнчә, быел креатив чаналар фестивале 6 гыйнварда 10:00 сәгатьтә Р. Ишкәев исемендәге паркта узачак.

Редакциябез Әгерҗе авыл җирлегендә бу кызыклы вакыйгага әзерлек ничек баруын белеште.

"Мәдәният хезмәткәрләре исеменнән авыл башлыгы Назыйф Нилович Хәсәновка һәм безнең осталарыбыз Ильнур Мирзаһитов белән Ринат Сәетгалеевичка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Без командабызның исемен әлегә сер итеп тотабыз, әмма җиңү безнең кулда булачагына ышанабыз!" — диде Гөлгенә Ибраһимова. 

Катнашучыларга көч биреп, Азнакай районы осталарының иҗаты белән танышырга сез дә килегез, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев