Түбән Кама шәһәрендә 2012-2013 елгы спортчылар арасында IV ачык республика турниры узды.
Анда Татарстан Республикасы район-шәһәрләреннән 100дән артык көрәшче үзен сынады.
Азнакайның "Лидер" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Әмирхан Сәгытдинов 60 килограмм авырлыкта икенче урынга лаек булды. Сәид Габделхаков шул ук авырлыкта бронза медаль яулады.
Спортчыларның тренеры - Рөстәм Заһидуллин.
Нет комментариев