Азнакай-ИНФОРМ

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакай көрәшчеләре батырлар истәлегенә келәмдә көч сынашты

Азнакайда Бөек Җиңү уңаеннан уздырылучы милли көрәш турниры быел да киң колач белән үтте.

«Чатыр-Тау Арена» спорткомплексында оештырылган район ярышлары спорт сөючеләрне, яшь көрәшчеләрне, тренерларны бер мәйданга җыйды. Турнирда 2009 елгы һәм аннан кечерәк егетләр бил алышты, ә кызлар билбаулы көрәш буенча осталыкларын күрсәтте.

Елдан-ел матур традициягә әйләнгән әлеге ярышлар яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм милли спорт төрләрен үстерү максатыннан үткәрелә. Быелгы турнир да батырлар истәлеген хөрмәтләү рухында узды. 

Турнирны тантаналы рәвештә район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты. Ул яшь спортчыларга уңышлар теләп, көрәшне үстерүгә зур өлеш керткән тренерларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Быелгы район ярышларында мәктәпләрдән һәм техникумнан барлыгы 120 яшь спортчы катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев