Актүбә бистәсендә Илшат Хөсәенов истәлегенә волейбол турниры узды
Ярышларда район спортчыларыннан тыш Бөгелмә, Чистай, Актаныш, Туймазы волейболчылары да катнашты
Актүбә бистәсенең "Барс" спорт мәктәбендә Батырлык ордены кавалеры, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Илшат Хөсәенов истәлегенә багышланган волейбол ярышлары уздырылды.

Катнашучыларга изге теләкләрен Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов, Актүбә бистәсе башлыгы Александр Севостьянов, районның физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов җиткереп, тарихи дөреслекне саклау һәм яшь буынны шундый батырлар үрнәгендә тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыкладылар.
Ярышларның иганәчеләре - Илшат Хөсәеновның кызлары Алсу һәм Луиза. Аларның бу гамәлләре әтиләренең батырлыгын мәңгеләштерү символы булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев