Туган нигез үзенә тарта
Районыбызда милли бәйрәмнәр дәвам итә. Аның чираттагысы Кызыл Сукачы (Чатра) авылында узды.
Сабантуй мәйданы балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы милли уеннардан гөрләп торды. Көрәш, капчык белән йөгерү, баганага менү һәм башка ярышларда һәркем үз осталыгын күрсәтте. Бәйрәм халык җырлары һәм дәртле биюләр белән үрелеп барды.
Кызыл Сукачы авылының 100 еллык бай тарихы бар. Совет власте елларында оешып, кайчандыр гөрләп торган “Комбайн” колхозында бүгенге көндә биш дистәдән артык хуҗалык бар, аның да күбесендә җәйгелектә кенә торалар.
Туган җирен, ата-баба нигезен саклаучылар яшәтә авылны. Табигате искиткеч матур, якын-тирә шәһәрләрдән дача итеп, бик теләп килеп урнашалар бирегә. Әле менә бәйрәмгә дә читтән күпләп авылдашлар, кунаклар җыелды,
– ди Әлкәй җирлеге башлыгы Айдар Арсланов.
Ул авыл тормышында актив катнашканнарга истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында Нәфис Шиһапов та бар. Ул шушы авылда туып үскән, аның инициативасы буенча бик матур мәчет салынган, авылдашларына иман нуры таратып, аларны барлап, оештырып, хәзрәт булып тора. Илшат Галимов, Әгъдәс Зәкиев – хәзрәтнең уң куллары, зиратны җыештыруда, башка эшләрдә актив катнашалар, алар да хөрмәттән читтә калмады.
“Иң үрнәк йорт” исеменә лаек булган Гарифуллиннар әти-әни нигезен ташламыйлар, шәхси ярдәмче хуҗалыкта гаилә башлыгы Риф улы Радик белән күпләп мөгезле эре терлек, атлар асрыйлар. Әлкәй авылында кибетләре бар, анда тормыш иптәше Гүзәл үзләре җитештергән продукция белән дә сату итә.
Кызыл Сукачы киләчәктә яшәрер дигән өмет тә бар. Артур һәм Илүзә Фәрраховлар – аның иң яшь гаиләсе, Әлкәйдә туып үссәләр дә, биредә төпләнергә уйлаганнар. Бишек җыры, сабый тавышы үзгә ямь һәм җан бирә авылга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев