Күктәкә Сабан туенда мунча да керделәр, балык та тоттылар
Бүген Азнакай районының күп кенә авылларында милли бәйрәм – Сабан туе гөрләде. Күктәкә авылы да сагынып кайткан якташларын һәм кунакларын киң күңел белән каршы алды.
Сабантуй мәйданы көн буе җыр-моң, уен-көлкедән шау-гөр килеп торды. Оештыручылар бәйрәм кунаклары өчен нинди генә күңел ачу чаралары әзерләмәгән! Гадәттәге милли ярышлар – капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, көянтә белән су ташу, капчык сугышы, катыктан тәңкә эзләү кебек уеннар белән беррәттән, заманча һәм үзенчәлекле бәйгеләр дә зур кызыксыну уятты. Авыл халкы һәм кунаклар «мунча керү», балык тоту, сулы таста бию, цесарка куу, тимер таста "шуу" кебек күңелле сынауларда да бик теләп катнашты.
Күктәкә Сабан туе бер елны да ат чабышларыннан башка узмый. Быел да мәйдан тирәсендә тузан күтәреп чапкан атлар тамашачыларның көчле алкышлары астында ярышты. Җанатарлар дәррәү «ура» кычкырып, җайдакларга көч һәм дәрт өстәп торды.
Милли гореф-гадәтләрне саклап үткәрелгән Сабан туе әнә шулай авылдашларга һәм кунакларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев