Журналистыбыз Лиза Нурлыева “Ел фемидасы” республика бәйгесендә җиңү яулады
РЕДАКЦИЯ

Журналистыбыз Лиза Нурлыева “Ел фемидасы” республика бәйгесендә җиңү яулады

Бүген Казанда суд системасы эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртучы журналистлар арасында уздырылган “Ел фемидасы – 2020” конкурсына йомгак ясалды

Җиңүчеләр арасында озак еллар дәвамында “Маяк” газетасында “Фемида” сәхифәсен  алып баручы хезмәттәшебез – бүлек мөдире Лиза Нурлыева да бар. Ул “Иң яхшы язма” номинациясендә беренче урынга булды. Быел бәйгегә 95 эш кабул ителгән булган. 

– Җиңүчеләрне билгеләгәндә эшләргә түбәндәге критерийлар буенча бәя бирдек: дөреслек, актуальлек, катлаулылык дәрәҗәсе, теманы ачу тирәнлеге, сыйфат, оригинальлек...  – диде жюри әгъзалары.

Россия Федерациясе суд системасы һәм Татарстан Республикасы судлары эшчәнлеге юнәлешләрен объектив чагылдыру да җиңүчеләрнең материалларында төп юнәлеш булып тора.

Хезмәттәшебезне әлеге җиңүе белән чын күңелдән котлап, яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез!

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев