Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯ

«Маяк» газетасы редакциясе хезмәткәрләре Матбугат көнен билгеләп үтте

Быел без үзебезне экстрималь спорт төрләрендә сынап карадык.


Шәһәребезнең "Парус" ял базасында бәйрәм бик күңелле узды.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллинның котлаулары эшкә дә, спортка да көч өстәде.
Физик күнегүләр ясап, тәннәрне язып алгач, база хуҗасы Мирсәлим Гатауллин җитәкчелегендә каршылыкларны җиңәргә кузгалдык.
Тарзан кебек тросларда, бүрәнәләрдә, агач башларында да йөрергә туры килде. Бар осталыгыбызны, зирәклеге безне җигеп, бер команда булып, нинди генә сынаулар узмадык! Үзебезнең эштә генә түгел, спортта да бердәмлекне, күрсәттек.
Учакта бәрәңге, шашлык пеште, самовар ларда чәй кайнады. Табигатьтә ризык тагын да тәмлерәк бит ул! Бигрәк тә егетләребезнең кулы тигәч! 
Урманның саф һавасын сулап, яңа көч-дәрман алып, шундый үзенчәлекле ял бүләк иткәнгә Мирсәлим Гатауллинга зур рәхмәтле булып кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев