Азнакай-ИНФОРМ

Азнакай районы

18+
Рус Тат
РЕДАКЦИЯ

Җиңүчеләр һәм бәйрәм җылысы

«Маяк» газетасы редакциясендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган “Тукай – безнең күңелләрдә” дип исемләнгән видеороликлар бәйгесенә йомгак ясалды.

Җиңүчеләрне тамашачылар билгеләде. Алар  aznakaevo-rt.ru сайтында  тавыш бирделәр. Бер генә катнашучы  да игътибардан читтә калмасын, матур  тәбрикләү сүзләрен ишетсен өчен бүләкләү тантанасы берничә көнгә сузылды.  Күп кенә балалар редакциягә әти-әниләре, тәрбиячеләре һәм укытучылары белән бергә килделәр.   Соңыннан баянга кушылып бергәләп  “Туган тел” җырын башкардылар. Бу – бәйрәмнең иң  тәэсирле, дулкынландыргыч  мизгелләре булды.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча  җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:

  • Габдрәшитова Айсель (6 яшь, “Карлыгач”шигыре)  405 тавыш;
  • Гәрәева Ралия (“Бала белән күбәләк”, җитәкчесе Фәйрүзә Вахитова, 18 нче балалар бакчасы)   286 тавыш;
  • Идиятуллина Мәдинә (5 яшь, “Йолдызчык” 6 нчы балалар бакчасы)  232 тавыш;
  • Миннеханов Раян (8 яшь, 4 нче лицей, җитәкчеләре Ләйсән Имаметдинова, Гөлназ Сәлахова) – 169 тавыш.

 Барлык 30 катнашучы да  дипломнар һәм “Маяк” газетасының бүләкләренә ия булдылар.
Газетаның баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов балаларга һәм аларның остазларына  рәхмәт белдерде:

Тукай шигырьләре яңгырый, балалар һәм өлкәннәр”Туган тел” җырын  җырлыйлар икән, димәк безнең телебез һәм мәдәниятебез яши. Мондый  бәйгеләр ул ярыш кына түгел, ә бәлки туган телебезне саклауга, балалар күңелендә аңа мәхәббәт уятуда зур әһәмияткә ия.  Һәр катнашучы балага һәм аларның әти-әнисе, остазларына тырышлыклары һәм күңел җылысы өчен зур рәхмәт.

 Конкурс “Яшьләр һәм балалар” милли проекты кысаларында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев