Сабыйлар газетабыз турында сөйләгәнне бик кызыксынып тыңлады.
Бүген шәһәребезнең 18 нче “Улыбка” балалар бакчасында тәрбияләнүче 6 яшьлек нәни варислар татар һәм рус телләре дәресләре бирүче апалары Фәйрүзә Хәбибуллина, Резеда Шәрифуллина җитәкчелегендә Туган тел елы уңаеннан “Маяк” газетасы музеена сәяхәт ясадылар. Сабыйлар газетабыз турында сөйләгәнне бик кызыксынып тыңлады. Үзләре дә күчтәнәч белән килгән: матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлап та күрсәттеләр.
–Бик рәхәт булды сездә, тагын киләбез, – дип киттеләр кечкенә кунакларыбыз.
Нет комментариев