Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯ

Азнакай журналистлары Матбугат көнен билгеләп үтәләр

19 май – каләм ияләренең һөнәри бәйрәме – Татарстан матбугаты көне.

“Маяк” газетасы журналист­лары өчен дә ул зур бәйрәм. Бүгенге көндә редакциябез районыбызның барлык предприятиеләре, оешма-учреждениеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Бәйрәм уңаеннан, аларның да теләк-фикерләрен белешеп, сораштыру үткәрдек.

Фәрхәт Шәйхулов, баш мөхәррир – “ТАТМЕДИА” АҖ “Маяк” газетасы редакциясе” филиалы җитәкчесе:

– Барлык гомерләрен матбугат тор­мышына багышлаган “Маяк” редакци­ясе журналистла­рын, типография хезмәтчәннәрен, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез уңаеннан кай­нар тәбрик итәм. Азнакаебызның төп матбугаты–районыбызның елъязма­сы халкыбызга катлаулы тормышта юлны күрсәтеп торучы маяк ролен үтәп килә. Газетабызның үткәнен, өлкән буын каләм ияләренең тырыш­лыгын зур хөрмәт белән искә алабыз. Басма матбугатыбыз бүген дә интер­нет заманында үз үсешен дәвам итә. Яңалыклар диңгезе барлык халкыбыз­ны колачлап алган дәвердә ышаныч­лы, төгәл мәгълүмат бирү безнең төп бурычыбыз. Газета – рәсми документ ролен үти, кәгазьгә язган материал ны­грак тәэсир итү көченә ия. Редакция­без районыбызның иң әһәмиятле ва­кыйгаларын җиткерү белән беррәттән, тормышның гыйбрәтле, куанычлы, үрнәк булырлык якларын күрсәтергә тырыша, рухи яктан камиллеккә өнди. “Маяк”ка хатлар язган, үз фикерләрен белдереп, яшәешебезне яктыртып торучы хәбәрчеләребез дә шактый. Без аларга хезмәттәшлекләре өчен һәрвакыт рәхмәтле. Соңгы елларда газетабызга яшь буын вәкилләренең дә мәкаләләр язып китерүе безне бик куандыра. Басма матбугат киләчәктә дә укучыларыбызның көтеп алган киңәшчесе, якын дусты, ныклы терәге булсын.

Миргасим Кәримов, район ветераннар советы рәисе:

– Район газета­сы “Трактор” исеме белән чыкканнан бир­ле аннан аерылган юк. Әти колхоз рәисе булгангамы, бәләкәй чакта ук чәчү, урак алдынгыларын гел газетадан карап, авыл хуҗалыгы тар­магындагы яңалыклар белән танышып бара идек. Аннан бу гадәт гаиләмә дә күчте. Гомумән, мин бүген районның иҗтимагый тормышында үзем дә ак­тив катнашып, яңалыкларның эчендә кайнасам да, бөтен чаралар турын­дагы язмаларны газета аша кызыксы­нып укыйм. Район газетасыннан тыш республика газета-журналларын да күпләп алдырабыз. Бүгенге өлкәннәр кечкенәдән китап, газета-журнал укып үскән мәгърифәтле буын бит ул. Шуңа күрә күпчелек яңалыкны алар матбугат аша белә. Соңгы елларда без газетага яздыруда район башлыгы Марсель Шәйдуллинның, депутатыбыз Рөстәм Мөхәммәдиевнең ныклы ярдәмен тоябыз. Аларның тырышлыгы белән физик мөмкинлекләре чикләнгән, үзләре эшләп чыккан оешма-предприятиеләре ликвидацияләнгән өлкәннәребез инде ничәнче ел газета­лы була. Ветераннарыбыз исеменнән җитәкчеләребезгә бу изге эшләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Башка оешма-предприятие җитәкчеләре дә саваплы гамәл кылып, үзләренең вете­раннарына район газетасына язылырга ярдәм итсеннәр иде дигән теләктә ка­лам.

Зөлфия Гыйләҗева, мәгариф идарәсе җитәкчесе:

– Елның-елында мәгариф хезмәткәрләре район газетасы­на бердәм языла­лар. “Маяк” – ул педагогларның юл­дашы дияргә була. Анда мәгариф учреждениеләрендә узган чаралар, безнең уңышларыбыз, яңалыкларыбыз киң яктыртыла. Быел Педагог һәм остаз елы, газетада әлеге уңайдан махсус сәхифә бирелүе ку­анычлы. Барлык мәгариф идарәсе хезмәткәрләре исеменнән редакция коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, иҗади уңышлар телибез.

Гөлсинә Хафизова, мәдәният идарәсе җитәкчесе:

– Районыбыз мәдәни чараларга бик бай. Аларның һәрберсендә “Маяк” газетасы журналист­ларын күрергә була. Кай арада фотога, видеога төшерергә, кайтып язарга, аларны көне-сәгате белән социаль челтәрләргә урнашты­рырга һәм газетада бирергә вакыт та­балардыр! Алга таба да шулай җилдәй җитез булыгыз, каләмегез тутыкмасын!

Марина Шәрипова, Әлмәт почтамтының Азнакай бүлеге җитәкчесе:

– Редакция коллективы почта хезмәткәрләре белән тыгыз элем-тәдә тора. Республика конкурс­ларында җиңү яулаган хезмәттәшләребез бихисап. Элемтә бүлекләрендә эшләүчеләрнең һәрберсе газетабыз ти­ражын үстерүгә үзенең лаеклы өлешен кертә. Язылу кампаниясе чорында редакциянең даими рәвештә “Әбүнәче көне”, төрле акцияләр үткәреп торуы, язылучыларга бүләкләр әзерләве, по­чтальоннар белән очрашулар уздыруы да уртак эшчәнлегебездә уңай чагы­лышын таба. Киләчәктә дә тиражлар кимемәсен, район газетасының гомере озын булып, бергә-бергә эшләргә язсын.

Рәфис Миңнеханов, физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе:

– Районыбыз­да менә инде 93 ел дәвамында чыгып килгән бердәнбер басмабыз – “Маяк” га­зетасын кечкенәдән укып үстем, чөнки өйдә әти-әни аңа ел да язылалар иде. Бүген инде үзем генә түгел, балалар да аны игътибардан төшерми. Коллек­тивыбыз белән ел да бердәм булып, 100 процент диярлек язылып киләбез. Узган яртыеллыкта бүләк отучылар да булды. Газета аша спортта җиңү яула­ган, әлеге юнәлештә зур уңышларга ирешкән спортчыларыбыз, аларның остазлары – тренерлары турында даи­ми язылып тора. Аның халыкны сәламәт яшәү рәвешенә тартуда да роле бәяләп бетергесез. Киләчәктә дә авырлыклар­га бирешмичә эшләргә, туры сүзле бу­лып, чынбарлыкны яктыртырга язсын.

Гөлчәчәк Садретдинова, “Гөлстан” әдәби берләшмәсе җитәкчесе:

– “Гөлстан” һәм “Маяк” – һәрчак янәшә. Берләш-мәбезгә дә бит нәкъ менә редакциядә ол­пат журналист-язучы­лар тарафыннан ни­гез салынган. Газета битләрендә үзебезнең язмаларны күреп сөенәбез. Редакция хезмәткәрләре аларның килмәгән җирен китереп, ха­таларын төзәтеп, матур итеп бастырып чыгаралар. Райондашлар безне нәкъ менә “Маяк” аша танып беләләр. Иҗади дуслыгыбыз алга таба да дәвам итсен, ялкынланып эшләргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев