Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
РЕДАКЦИЯ ПОЧТАСЫННАН

Шатлык килсә, артык сөенмә

Роза Галиәхмәтова – иң актив хәбәрчеләребезнең берсе. Ул укучыларыбызны матур, эчтәлекле язмалары белән сөендереп тора. Түбәндә аның бер язмасын тәкүдим итәбез.

Башлангыч сыйныфларда укыганда, мин ел да зур апамның кечкенә баласын карашып, җәйге ялымны Ютазыда уздыра идем. Дүртенче сыйныфка барасы җәем дә шунда узды. Шул көннәрнең берсендә апам бәрәңге пешерергә куеп, мине кибеткә килька балыгы алырга җибәрде. Ул вакытларда зур агач тәпән белән кайта иде ул. Ә аның тәмлелеге... Хәзер дә тел очында тора кебек. Аның башын гына өзеп ташлыйсың да (эчәкләре шунда ияреп чыга) коерыгы белән бергә ашыйсың.  Ни хикмәт, мин баруга ул кибет бикле булып чыкты.  Аның ачылганын шактый озак көтәргә туры килде миңа. Шулай да көтеп җиткереп, балыкны алып кайттым. Әлбәттә, озаклагач өйдәгеләр  көтеп тормаган, бәрәңге суынганчы утырып ашаганнар. Алар мине, сәгатьне искәрмичә, кибетнең әбәт вакытына җибәргәннәр булып чыкты. Кайткач көлешә-көлешә миңа рәхмәт әйттеләр, шулай  да минем күңелем булды. Кушкан эшне төгәл башкарырга тырышуым мине гомерем буе озата барды. Бәлки ул тумыштан ук биреләдер адәм баласына.

Ул чорларда Ютазыда мәктәп дәреслекләре, уку кирәк- яраклары һәм төрле әдәби китаплар сатыла торган аерым кибет бар иде. Ләкин озын җәйләр үтеп, мин рус теленнән китап ала алмадым. Күрәсең, җиткелекле кайтмаган булгандыр. 30 нчы август  көнне әткәй мине җигүле ат белән алырга килде. Аның килгәнен зур түземсезлек белән көттем, ни дисәң дә җәй буе әти-әниеңнән аерылып тору, бик сагындырган иде. Без төнлә, ай һәм йолдызлар яктысында Моратовка авылына кайттык. Бик озак күрешмичә торгач сөйләшер сүзләр  күбәйгән, юлның ераклыгы да сизелми калды. Әткәй ул көнне төннең күп өлешен юлда уздыруга карамастан иртүк торып эшкә киткән.

Менә мәктәптә укулар башланды. Рус теле китабының булмавы гына бераз кыенлык тудырды. Бер-ике атна узгач әткәй белән инәй кабат Ютазыга барып карарга булдылар. Минем бәхетемнән алар аннан китап алып кайтты. Шул вакытта балалык самимилеге белән сикерә-сикерә шатланганымны күрсәгез... Ләкин шатлыгым озакка бармады, кичкә тешем сызларга тотынмасынмы. Төннең озынына сызланудан йокыга  китеп булмады, кыскасы, икенче  көнгә дә басылмау сәбәпле,  мин ул көнне мәктәпкә бара алмадым.  Көн буе  шул тешемне какшатып йөри торгач, ниһаять ул тешем төште.

Икенче көнне ике шатлыгымны бер итеп, сөенеп мәктәпкә киттем.

Бу язмада искә алынган әти-әнием, апам һәм аның улы инде күптәннән Аллаһ хозурында. Урыннары җәннәт түрендә булсын.

Ә мин, нинди генә шатлык килсә дә, бервакытта да кирәгеннән артык куанмаска кирәклеген тоеп яшәдем.

Автор: Роза Галиәхмәтова, Урманай авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев