Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯ ПОЧТАСЫННАН

Беренче май шундый бәйрәм иде

Халидә Галимова. Азнакай.

Беренче май шундый бәйрәм иде

Гөрләп тора иде урамнар.

Кул тотынып атлый иде халык

Әйтерсеңлә бар да туганнар.

Бөек иде безнең Ватаныбыз

Унбиш кисәк бар да бер иде.

Төрле телләр, төрле дин булса да

СССР дигән көчле ил иде.

Бу көн үзе олы бәйрәм иде

Халык чыга иде парадка

Урам тулып узган бу ташкынга

Күзләр җитми иде карап та.

Шар кабартып каен яфрагына

Ак чәчәкләр ясап тезә идек.

Дуслык, түганлыкны күзгә карап

Җылы карашлардан сизә идек.

Тыныч, аяз күкләр кочагына

Ак күгәрчен тотып чөя идек

Зәңгәр күкне бизәп шул кошкайлар

Һаваларны ямьләп гизә иде.

Май, тынычлык, хезмәт дигән сүзләр

Һаман куя әле язылып.

Май да килә, хезмәте дә җитә

Тик тынычлык бара онтылып.

Насыйп булсын иде киләчәктә

Сугышлардан илне калу саклап.

Очсын иде ак күгәрчен һәр май саен

Дары исе килми торган күкне айкап.

 

Халидә Галимова. Азнакай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев